Логотип Идель
Бу – сер!..

«ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...»

«Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?»

Аноним, 15 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

Дусларны югалту – ул психологик яра (травма). Ләкин һәрбер авырлык безне нәрсәгә дә булса  өйрәтә. Бу ситуация көчле һәм көчсез якларыңны аңларга, кешеләр белән башкача мөнәсәбәт корырга өйрәтергә мөмкин.

Кешеләр балачактан алып, олыгайганчыга кадәр үзара мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнә. Аралар бозылса, кемдер үзен гаепли, кемдер башка кешеләрдән гаеп эзли. Мондый очракта, алтын урталыкны саклап, ситуацияне анализларга кирәк.

Соңгы араларда үзеңдә берәр үзгәреш булмадымы? Ярамаган сүз әйтмәдеңме? Яки ярамаган эш кылмадыңмы?

Кайчакта гаеп берәүдә дә булмаска мөмкин. Характерлар үзгәреп, кешеләр бер-берсен аңламый башлый. Кайчакта көнчелек, кеше сүзе дә араларны боза.

Әгәр гаепнең синдә булмавын төгәл белсәң, үз-үзеңне эчтән «ашап» йөрмә. Ситуацияне ничек бар, шулай кабул итеп, горурлыгыңны сакла. Үзеңә кызыклы шөгыльләр тап. Бәлки, мәктәптән тыш түгәрәкләргә йөрерсең? Анда башка әңгәмәдәшләр, дуслар табарсың. Дус үз яшеңдәге кеше булырга тиеш, дигән кагыйдә юк. Дуслар синнән кечерәк тә, олырак та була ала. Иң мөһиме – бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итү.

Лилия Хамматова, студент:

– Минем дә башлангыч сыйныфларда укыганда шундый хәл булды. Сыйныфта өч кенә кыз идек. Алар күбрәк икесе генә аралаша иде. Зур сыйныфларга күчкәч, безгә яңа кыз килде, дүртәү булдык, шуннан соң әйбәт аралаша башладык. Өч дус булу авыр ул. Берсен гел чит итәләр. Бу очракта нинди киңәш бирергә дә белмим. Бәлки, аларга артык игътибар бирмәскә, башка дус табаргадыр?

 

Гөлүсә Рәүпова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы активисты, «Әйдә ШаяРТ» Татар Лигасы кураторы:

– Минем моңа охшаш ситуация булганы бар. 3 кыз дус идек. Бераздан алар мине сайлау алдында калдырдылар. «Икебезнең беребез белән генә аралаш», – диделәр. Игътибарым җитмәгәндер инде, күрәсең.

Иң беренче эш итеп, мин сиңа алардан турысын сорарга киңәш итәр идем. «Нәрсә булды икән, «Мин үпкәләттем микән әллә?» –дип уйлап йөргәнче, сөйләшеп аңлашу кирәктер. Бәлки, син аларны чынлап та үпкәләткәнсеңдер? Сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Әгәр сөйләшеп карагач та, алар берни аңлатмасалар, ялынып йөрмәскә киңәш итәм. Ул кызлар белән генә дөнья бетми бит. Берәр түгәрәккә язылырга, анда яңа дуслар табарга була, мәсәлән.

Алмаз Гафиятов, «ТНВ» алып баручысы, әти кеше:

– Иң элек кызларның ни өчен читләшкәнен аңларга кирәк. Кызлар белән сөйләшеп, сораштырып кара. Бәлки, зур булмаган сәбәп аркасында гына шулай килеп чыккандыр. Яки кызларны элек бергә йөргән, вакытны кызыклы уздырган урынга чакырырга мөмкин. 15 яшьтә кәеф еш үзгәрүчән була. Бу бары тик вакытлы күренеш кенә дип уйлыйм. Барысы да җайланыр!

Манижа Худойдодова, укучы:

– 4 сыйныфта бергә уйнап үскән өч кыз арасында ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкты, читләштек. Өчебезнең берәрсе артык булып чыга башлады. Бер кызны үзебез белән уйнарга чакырмадык, аның белән аралашмадык. Безгә кушылмакчы булды – кире кактык. Аннан ничектер дуслашып киттек.

5 сыйныфка җиттек. Өч кыз элеккечә яхшы дуслар булып йөрдек. Тик иптәш кызларым миннән читләшә башлады. Үзләре генә сөйләшеп-көлештеләр. Җыелышып китапханәгә бара торган идек, мине ияртми башладылар. Яннарына килеп утырсам, сөйләшмәделәр, ашханәгә төшкәндә көтеп тормый башладылар. Миңа бик авыр иде. Шул вакытта гына 1 ел элек иптәш кызыма ничек кыен булганын аңладым.

 Өч кешенең берсе һәрвакыт артык була, диләр. Аралашуны дәвам итәр өчен бу хәлне уртага салып сөйләшүдән башларга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X