Логотип Идель
Белми калма

ЮНЕСКО: КОРОНАВИРУС АРКАСЫНДА УКУЧЫЛАР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР ДӘРЕСЛӘРГӘ ЙӨРМИ

ЮНЕСКО хәбәр итүенчә, COVID-19 пандемиясе аркасында бик күп укучылар һәм студентлар дәресләргә йөрми. Бу сан күпмегә җиткән? Иң күп дәрес калдыручылар кайсы илдә?

ЮНЕСКОның рәсми мәгълүматларына күз салсак, бүгенге көндә 400 миллион тирәсе мәктәп укучылары     һәм студентлар короновирус сәбәпле дәресләргә йөрми. Оешманың сайтында махсус интерактив карта да бар. Шуның аша Җир шарындагы кайсы илләрдә мәктәпләрнең ябылуын күрергә мөмкин.

Европа, Азия, Африка, Якын Көнчыгыш, Төньяк һәм Көньяк Америка барлыгы 49 ил үз территорияләрендә карантин игълан иткән. 29 ил билгеле бер вакытка мәктәп һәм университетларны ябу турында карар кабул иткән. Бүген бу илләр арасына Франция, Эстония, Португалия һәм Бельгия дә кушылды.

COVID-19 короновирусы сәбәпле дәресләргә йөри алмаучылар кайсы илләрдән?

1. Албания

2. Алжир

3. Әзербайҗан

4. Бахрейн

5. Боливия

6. Босния һәм Герцеговина

7. Кытай Чехия

8. Корея халык демократик республикасы (КНДР)

9. Сальвадор

10. Франция

11. Бельгия

12. Португалия

13. Эстония

14. Грузия

15. Греция

16. Иран

17. Ирак

18. Израиль

19. Италия

20. Япония

21. Кувейт

22. Ливан

23. Монголия

24. Төньяк Македония

25. Панама

26. Парагвай

27. Катар

28. Көньяк Корея

29. Молдова

30. Румыния

31. Сәгуд Гарәпстаны

32. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев