ЯЗГЫ КАНИКУЛЛАРДА КУПЕ ВАГОННАР - БЕЗНЕКЕ!

Язгы каникул көннәрендә ерак араларга йөри торган поезларның купе вагоннарында билетны 50 процентлы ташлама белән алып булачак. Бу мөмкинлектән 10-17 яшьлек мәктәп укучылары файдалана ала.


Шуны аңлатып узыйк: ташламалар Россия эчендә йөри торган поездларга алына торган билетларга гына кагыла. Әлеге акциядән язгы каникул көннәрендә - 23 марттан алып 1 апрельгә кадәр поездда йөрүче укучылар файдалана алачак. Ташламага ия булыр өчен билет алганда, паспорт яки туу турында таныклыкны күрсәтергә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла

Блоглар