Логотип Идель
Белми калма

ЯШЬЛӘРЧӘ МЕМНАР, КРЕАТИВ МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ ФАЙДАЛЫ ГЫЙБАРӘЛӘР: КАЗАН АВТОБУСЛАРЫНДА – ИКЕ ТЕЛДӘГЕ УНИКАЛЬ АУДИОГИД

30 августтан Казан автобусларында татар һәм рус телләрендә уникаль аудиогид яңгыраячак. Ул шәһәр халкын һәм кунакларын Казан тарихы белән таныштырачак. Проект Казан Мэриясе тарафыннан башкарыла. Аудиогид 2, 6, 90, 91 номерлы 12 автобуста ел ахырына кадәр эшләячәк. Сәфәр вакытында шәһәр халкы һәм кунаклары микрорайоннар, бистәләр тарихы, танылган сын, урам исемнәре, топонимнар, уникаль урыннар, парклар, һәйкәлләр, тарихи биналар турында кызыклы мәгълүмат алачаклар. Һәр маршрутта 100 дән артык истәлекле факт тәкъдим ителәчәк.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әлеге проектның максаты белән бүлеште:

 «Проектның максаты – шәһәребезне таныту. Үзебез Казанда яшәсәк тә, еш кына тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, кайбер урамнарның исеменә, һәйкәлләргә, тарихи биналарга, бистәләрнең тарихына игътибар итмибез, алар турында мәгълүмат белмибез. Туристлар кебек үзебезнең шәһәрне яңадан ачсак иде. Шул ук вакытта монда татар теленә өйрәтү дә бар», –  диде ул.

Тиздән аудиогидны автобусларда урнаштырылган QR-код белән махсус ресурска кереп тыңларга мөмкин булачак. Аудиогидлы автобуслар тематик рәвештә эшләнгән. Салонда рус һәм татар телләрендә Казанның төп истәлекле урыннары һәм ике телдә язылган кызыклы рәсемнәр, яшьләрчә мемнар, хәзерге Татарстан турында креатив мәгълүмат, автобуста үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, транспортта файдалану өчен кирәкле гыйбарәләр урнаштырылган. Аудиогидны яңгыратуда театр актерлары, радио һәм телевидение алып баручылары җәлеп ителгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев