Логотип Идель
Белми калма

ЯШЬЛӘР КӨНЕ 2023: НИЛӘР КӨТЕЛӘ?

24 июнь көнне УРАМ экстрим-паркында Яшьләр көне узачак. Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен сигез юнәлештә төрле мәйданчыклар эшләячәк: креативлык, белемнәр, спорт, мәрхәмәтлелек, карьера, эш һәм башка юнәлешләр булдырылачак.

Көн дәвамында «УРАМ» паркында экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар, стритбол буенча Республика чемпионаты, бию фестивале, ачык спорт күнегүләре узачак. Шулай ук аерым бер мәйданчыкта тюнингланган машиналар күргәзмәсен карарга мөмкин булачак.

Яңа белемнәр алырга һәм үзләрнең һөнәри күнекмәләрен үстерергә теләүчеләр өчен «Skillbox» платформасыннан белем бирү программасы каралган, аның кысаларында ачык лекцияләр һәм остаханәләр узачак.

Шулай ук «Кадрлар резервы» проектыннан «Карьера үсеше» проекты тәкъдим ителәчәк. Сәнгать яратучыларга «Комплекс полноценности» дип исемләнгән күргәзмә белән танышу һәм фикерләр алышу мөмкинлеге тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук яшьләр көненә багышланган фотокүргәзмә, төрле остаханәләр, стендлар, вакансияләр ярминкәсе, буккроссинг һәм башка активлыклар көтелә.

Блогер булырга теләүчеләр өчен Insight people продюсерлык үзәгенең Казан командасы махсус остаханәләр уздырачак. Блогерлар килгән кунакларга вертикаль видеолар төшерү серләрен өйрәтәчәк. Өстәвенә яшьләргә социаль челтәрләрдә үсү, блогерлыкның кызыклы өлкә булуы, Insight people продюсерлык үзәгенең мөмкинлекләре турында сөйләнәчәк.

Бәйрәм көне кысаларында яшьләр сәясәте белгечләрен һәм «Росмолодежь. Гранты – 1 сезон» Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Бәйрәмнең иҗади бизәлеше өчен чакырылган җырчылар һәм артистлар җавап бирәчәк. Чараның хедлайнерлары – Мари Краймбрери һәм Lovanda дуэты.

Бәйрәм көненә багышланган чаралар иртәнге 10:00 башлап, төнгә, ягъни 22:00 кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев