Яшүсмер һәм студентларны наркотик куллану-кулланмауга тикшерә башлаячаклар?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы укучылар һәм студентларның профилактик медицина тикшерүе тәртибен үзгәртергә тәкъдим итә. Алар яшүсмерләр, яшьләрне башка төр анализлар белән бергә наркотиклар куллану-кулланмауга да тикшерергә кирәк дип белдерә.

Максат - наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучы яшьләрне булдыра алганча иртәрәк ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Документ белем алучыларны опиат, каннабиодид, амфетамин һәм наркотикларның башка төрләренә тикшерүне күздә тота. Әйтергә кирәк, бу медицина күзәтүе мәҗбүри түгел. Аны теләге булганнар гына узачак. Ә инде 15 яше тулмаган үсмерләргә әти-әни рөхсәте кирәк.

Хәзерге вакытта проект белән рәсми порталда танышырга мөмкин. Бу документ турында һәркем үз фикерен җиткерә ала.




 


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
252
0
0
Иҗат
ҮГИ КЫЗ ӘКИЯТЕ
311
0
0
Иҗат
ӘНИ СҮЗЕНЕҢ КАДЕРЕ
409
0
0