«ЯЛКЫН» – ИСТАНБУЛДА!
Кичә Истанбулда «Халыкара журналлар күргәзмәсе» башланды. Быел ул Төркиянең мәдәният һәм туризм министрлыгы ярдәме белән 8-12 июньдә Истанбул Сиркечи вокзалында унберенче тапкыр уза.
Күргәзмәдә Төркиядән 400гә якын журнал, шулай ук төрки дөньяның 30га якын иле, Якын Көнчыгыш һәм Европа илләреннән, шулай ук төрле телләрдә 450 гә якын журнал катнашачак.
Татарстан Республикасы «Татмедиа», «Казан утлары», «Сөембикә», «Безнең мирас», «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Идел», «Сәхнә», «Чаян» һәм, әлбәттә, «Татарстан» журналы белән тәкъдим ителә.
Күргәзмәдә катнашучы илләр арасында: Әзербайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Гагаузия (Молдова), Башкортстан, Кырым, Татарстан, Болгария, Косово, Румыния, Македония, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Палестина, Гыйрак, Иран һәм Нидерланд.
Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары, коммуникацияләр, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төрле дискуссия панельләре узачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев