Логотип Идель
Белми калма

«XXI ГАСЫР ЛИДЕРЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ БАШЛАНДЫ

Казанда «XXI гасыр лидеры» исемле бөтенроссия бәйгесенең финалы башланды. Биредә балалар һәм яшьләр берләшмәләренең лидерлары һәм җитәкчеләре катнаша. Аның белән параллель рәвештә көллият студентлары һәм югары сыйныф укучылары өчен «Большая перемена» бәйгесенең ярымфиналы уза. 6 сентябрь көнне «Пирамида» концертлар залында чараларның ачылыш тантанасы узды. Тулырак безнең язмада!

20 нче тапкыр уза торган Бөтенроссия «XXI гасыр лидеры» бәйгесендә балалар һәм яшьләр берләшмәләренең лидерлары һәм җитәкчеләре катнаша. Быел ул 5 сентябрьдән башлап 10 сентябрьгә кадәр, «Большая перемена» бәйгесе ярымфиналы буларак барачак. Башкалыбыз әлеге бәйгене 3 нче тапкыр үткәрә.

Конкурста Россиянең төрле регионнарыннан килгән 500 артык катнашучы ярышачак. Тик шулар арасыннан бары тик 20 кеше җиңүче булачак. Өстәвенә, аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үз исеменнән 50 000 сум акча бүләк итәчәк.

Берничә көн дәвамында балалар бәйге биремнәрен үтәп, кейслар чишеп, проектларын яклап, баллар җыячаклар.

Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов:

– Биредә катнашучыларны төрле биремнәр көтә. Аларның төп максаты үзләрендә булган лидерлык сәләтләрен ачыклау, аларны үстерү, куллана белү. Биремнәр арасында үз-үзеңне, ораторлык осталыгыңны күрсәтү дә, тарихны, яшьләр сәясәтен белү дә, проектларны тәкъдим итү дә бар. Кыскасы, укучылар лидерда булырга тиешле барлык сыйфатларын да биредә күрсәтәчәкләр.

Татарстан делегациясендә 18 укучы тәкъдим итәләр. Алар арасында журналыбызның август саны тышлыгында чыккан Илнур Нәзиров та бар. Илнурдан аның биредәге максатлары һәм хис-кичерешләре турында сораштык.

– Бу бәйгедә мин Россия мәктәп укучылары хәрәкәте (РДШ) вәкиле буларак катнашам. Үземне монда шәхес, лидер буларак ачыклыйсым килә. Чөнки лидер ул әйдәп баручы, үз белемнәре белән бүлешүче, өйрәтүче. Шуңа күрә дә мондагы икенче максатым проектымны тәкъдим итү. Ул спорт белән бәйле, яшьләрне әлеге өлкәгә җәлеп итәсем килә.

Чит регионнардан килгән катнашучылар да шактый иде. Шуңа күрә ачылу тантанасында аларны Татарстан, аның үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре белән таныштырып киттеләр. Балаларга аеруча татар халык биюе, татар ашлары һәм Илгиз Шәйхразиевның «Ау» җыры ошады. Гомумән, биредәге балалардан энергия ташып торды. Аларның бөтенесенең дә үз идеясе, үз мотивациясе, үз көче бар. Һәрберсе дә монда «җиңәм!» теләге белән килде. Бәйгеләрнең нәтиҗәсе 10 сентябрь көнне билгеле булачак. Нәкъ менә бу көнне «XXI гасыр лидеры» исеменә лаек булган 20 кешенең һәм «Большая перемена» бәйгесенең 100 финалисты исемнәре билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев