Логотип Идель
Белми калма

XXI «БИКАФЕСТ» ФЕСТИВАЛЕ ЙОЛДЫЗЛАРЫНЫҢ ИСЕМНӘРЕ БИЛГЕЛЕ

11-12 ноябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасында Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXI Республикакүләм яшьләр җыр-шигърият «БикаФест» фестивале булып узды. Ул «Сәләт»нең якын дусты, бард җырчысы Рөстәм Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә.

«БикаФест» - гади фестиваль генә түгел. «БикаФест» – сәләтеңне үстерү, тәҗрибәле остазларның киңәшләрен ишетү мөмкинлеге дә! Катнашучылар биредә Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләренең остаханәләрендә булды, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды, очрашудан файдалы киңәшләр алып һәм тәҗрибә туплап китте.

Быел «БикаФест» фестивалендә музыка юнәлеше буенча Гран-прига – Әүбәкирова Зәлия, әдәби юнәлеш буенча Фаттахова Айгөл лаек булды.

Быел бирегә килә алмаган һәркем Сәләт мохитенә чума һәм шушы тантаналы кичтә сәләтлеләр белән бергә була алды. «Сәләт» берләшмәсе яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча грант отты! Бу Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXI Республикакүләм яшьләр җыр-шигърият «БикаФест» фестиваленең гала-концертын «Җанлы Сәләт» студиясенең туры эфиры аша бар дөньяга күрсәтергә мөмкинлек бирде!

Яшь авторларның гаҗәеп чыгышларыннан торган гала-концертның язмасын ВКонтакте төркемендә һәм YouTube каналда таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев