Логотип Идель
Белми калма

ВОЛОНТЕР БУЛАСЫҢ КИЛСӘ, ӘЙДӘ!

Быел Казанда Бәйсез дәүләтләр берлеге илләренең Беренче уеннары узачак. Әлбәттә, бу масштаблы спорт чарасы волонтерлардан башка үтми. Шул уңайдан, 14 февральдән Казанда Уеннарның волонтерлык кампаниясе башланды. Волонтер булырга теләүче һәркем Спорт һәм социаль проктлар дирекциясе сайтында гариза калдыра ала.

Әлеге Уеннарда Россия һәм башка илләрдән 2000 волонтер катнашачак. Алар 20 функциональ юнәлеш буенча эшләячәк. Ирекле булышчыларның күбесе (1750) Татарстанны тәкъдим итәчәк, 100е – Россия төбәкләреннән, 100е БДБ илләреннән булачак.

Александр Карпов, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең генераль директоры урынбасары:

– БДБ илләре уеннары безнең республикадагы спорт юнәлешендә иң мөһим чара булачак. Бу – бик масштаблы чара: ярышлар спортның 21 төре буенча узачак. Әлбәттә, безгә ирекле булышчыларның ярдәме дә кирәк булачак. Без уеннар программасына кушылырга теләгән һәркемне волнтерлык программасында катнашу өчен гариза тапшырырга кушылырга чакырабыз.

БДБ илләре уеннары Казанда 20-27 августта узачак. Алар ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Ярышларда Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Кахахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Украинаыдан 14-23 яшьлек барлыгы 2500 спортчы җыелачак. Анда 245 медаль комплекты уйнатылачак.

Ярышлар спортның 21 төре буенча узачак. Алар – баскетбол (3*3), бокс, волейбол (пляж), өстәл теннисы, нәфис гимнастика, су полосы, дзюдо, бадминтон, йөзү, ирекле һәм грек-рим көрәше, самбо, фехтование, футбол («футзал»), билбауларда көрәш һәм көрәш, каратэ, бию спорты, армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, тай боксы, шахматлар.

Ярышларны ачу һәм ябу тантаналары “Баскет-холл”да 20 һәм 27 августта узачак. Спортчыларны Универсиада авылында урнаштырачаклар.

Шушы ук вакыт аралыгында Казанда Милли һәм Олимпия төрләренә кермәгән спортның VI Бөтенроссия фестивале узачак.

Фото Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев