ҮЗ ЮЛЫМ БӘЙГЕСЕНЕҢ ШАРТЛАРЫ ҮЗГӘРДЕ

Кадерле каләмдәш дусларыбыз! «Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясенең шартлары үзгәрде.
- Беренчедән, безнең оештыручылар исемлеге тулыланды: безгә Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм «Калеб» яшьләр җыены кушылды. Аларга ихластан хуш килдегез дибез...
- Шатлыклы хәбәрләр арта тора: җиңүчегә Финляндия татарлары премиясе биреләчәк (!). Акчалата, әлбәттә.
- Өченче күңелле хәбәр – эшләрне кабул итү вакыты озайтылды.
Шартлар үзгәргәнгә, бәйгенең этапларында да бераз үзгәрешләр күзәтелә. Тулырак мәгълүмат алу өчен http://yalkyn.com адресы буенча сайтыбызга рәхим итегез.
Языгыз! Иҗат сезне яңа үрләргә күтәрсен, безне дә сезнең белән таныштырсын...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
4 октябрь 2023 - 13:32
-
3 октябрь 2023 - 14:49
-
2 октябрь 2023 - 17:25
-
29 сентябрь 2023 - 16:01