Логотип Идель
Белми калма

УЙ-ФИКЕРЛӘРЕҢНЕ КӘГАЗЬГӘ ТӨШЕРӘ БАШЛАР ӨЧЕН 6 СӘБӘП

Уй-фикерләрне кәгазьгә төшереп баруның файдалы яклары күп. Көн дә килеп чыкмаса, бу эшне атнага бер булса да эшләргә мөмкин. Ә нәкъ менә нәрсәләр өчен файдалы соң? Хәзер беләбез.

1. Баш миен чистарта.

Көн дәвамында башыңа нинди уйлар, фикерләр килде? Шулары кәгазьгә язып барырга күнек әле. Күпмедер вакыт үткәч, аларга кире кайтып укырга мөмкин булачак. Өстәвенә, башыңны болай итеп бушаткач, яңа идеяләргә урын барлыкка килә.

2. Эмоцияләрне чыгара.

Позитив эмоцияләр тагын да артыр, негатив кимер. Сөйлә, яз. Кәгазь барысына да түзә ул.

3. Игътибарны тупларга.

Фикерләреңне җыя алмыйсыңмы? Алайса аларның барысын бер “йодрыкка тупла” һәм кәгазьгә күчер.

4. Язу күнекмәләрен арттыра.

Фикерләрне матур, җыйнак, төзек итеп формалаштыра белү бөтен кеше өчен дә кирәк.

5. Сине яңа яктан ача.

Вакыты-вакыты белән үз тормышыңдагы хәлләрне анализла: сине нәрсәләр борчый? Нәрсәләргә ирештең? Боларга карап, киләчәктә кайсы сукмактан атларга кирәклеген хәл итеп булачак.

6. Гаджетлардан ял иттертә.

Кәгазь һәм ак бит ал да, берәр яңа җиргә бар. Тирә-ягыңны кара, тынычлан, уйлан, уй-фикерләреңне җый. Ял ит. Нәрсәләр тоясың? Яз.

Көндәлек алып бару – үзеңне яңа яктан ачу, камилләшү өчен бик яхшы корал. Язып кара!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев