Логотип Идель
Белми калма

«Укучыларның мәдәни нормативлары»: ни бу?

Татарстанда яңа уку елыннан укучыларга өстәмә программа кертеләчәк. «Укучыларның мәдәни нормативлары» пилот проекты буларак 8 төбәктә апробация узачак.

Алар арасында Татарстан да бар. Әлеге программа шулай ук Коми, Ставрополь крае, Тула, Ярославль, Пенза, Саратов, Новосибирск өлкәләрендә дә булдырыла. «Укучыларның мәдәни нормативлары» мәктәп укучыларын сәнгать шедеврлары, әдәби әсәрләр, музыкаль һәм театр постановкалар белән таныштыру өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырачак.

Быелның февралендә Россия мәдәният министры Владимир Мединский уку программасына мәдәни нормативларын кертү планлаштырылуын хәбәр итте. Әлеге проектны илнең Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары алып бара. Министр сүзләренчә, программада укучылар билгеле бер санда күргәзмә, музейга барырга, спектакль һәм кинофильмнар карарга тиеш булачак. Аннары алар махсус көндәлектә үз хисләре белән уртаклашырга тиеш булачак. Көндәлек кәгазь яки электрон вариантта булырмы – әлегә билгесез. Әлеге программа балаларда эстетик зәвык тәрбияләүгә этәрәчәк, дип саныйлар.

Хәзер Россиянең 8 төбәгенә «Укучыларның мәдәни нормативлары» программасы эчтәлегенең бер өлешен мөстәкыйль рәвештә булдырырга кирәк.

– Мәдәни нормативларның тагын бер мөһим пункты – төбәккә бәйле компонент. Нәкъ менә ул төбәкләрдә мөстәкыйль рәвештә булдырылырга тиеш. Аның, теге яки бу җирлектәге тарих һәм мәдәниятен исәпкә алып, төзелүе зарур, – ди Россия Мәдәният министры Ольга Ярилова.

Баштарак Мәдәният министрлыгы укучылар өчен өйрәнелергә тәкъдим ителгән әсәрләрнең махсус исемлеге төзеләчәге турында хәбәр иткән иде. Аларны аерым критерийлар – мәдәни һәм тарихи әһәмияте, гомумкешелек, гомуммилләт, граждан-патриотик, эстетик кыйммәтләрнең алга сөрелүе – буенча сайлап алганнар. Әсәрләр исемлеге экспертиза уздыру өчен Әдәбият институты, Халыкара музейлар советының Россия бүлегенә җибәрелгән.

Алинә Минневәлиева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев