Логотип Идель
Белми калма

Укучылар "Битарафлык һәм ярдәмчеллек" темасын сайлый

Күптән түгел Рособрнадзор пресс-үзәк тарафыннан Йомгаклау иншасына нәтиҗәләр ясалды. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының нибары 2%ы гына йомгаклау иншасы өчен "незачет" алган, калган 98%ы бу сынауны уңышлы узган санала.

Быел укучылар биш төп юнәлеш буенча инша яздылар: "Тугрылык һәм хыянәт", "Битарафлык һәм ярдәмчеллек", "Максат һәм максатка ирешү юллары", "Батырлык һәм куркаклык", "Кеше һәм җәмгыять".

Рособрнадзор пресс-үзәге белдерүенчә, укучыларның күпчелеге "Битарафлык һәм ярдәмчеллек" темасын сайлаган. Икенче урында "Тугрылык һәм куркаклык" темасы тора.

Йомгаклау иншасын 645 000 укучы язган, шуның 3000е узган ел имтиханнарны тапшыра алмыйча калган егет-кызлар икән. Барлык укучыларның 0,67 %ының эшләре имтихан нормаларына туры килмәгән. Егет-кызлар арасында иншаны тиешле күләмдә (кимендә 250 сүз) язмаучылар бар. 0,77% эшләр кеше ярдәмендә башкарылган дип табылган.

Укучыларга 7нче февральдә яки 16нчы майда йомгаклау иншасын кабаттан язып карау мөмкинлеге биреләчәк. Йомгаклау иншасын уңышлы язу Бердәм дәүләт имтиханнарына "допуск" булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев