Логотип Идель
Белми калма

ТУКАЙ БАБАЙ "СӘПИД"ТӘ...

Әлмәт хәзер, чын мәгънәсендә, шигъри шәһәр: чөнки аның үзәк урамнарының берсендә Тукай бабай үзе “сәпидтә” утыра. Дөресрәге, аның скульптурасы. “Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәмммәдиев дөрес әйтә: Тукай Әлмәт шәһәрен күргән булса, һичшиксез, монда яшәргә калыр, бер дә булмаса, кабат-кабат аңа кунакка килер иде.

25 август көнне әлеге скульптураны Санкт-Петербургтан хәтле килгән скульптор, рестовратор Павел Игнатьев үзе ачты. Биредә ул Тукайны бар булмышы белән сурәтләгән: түбәтәен башына чөйгән, сәпиденең кәрҗиненә Шүрәлесен салган, бар дөньясын онытып педальләрен әйләндерә... Илһам килгән чагы, күрәсең...

- Күпләрегез урманга кереп Шүрәлене күрсә, куркып качар иде, мөгаен. Тукай бабай безне шушы метафора аша авырлыклардан курыкмаска өйрәтә: урмандагыдан куркырга кирәкми, урман артында сине ни көтәчәген уйларга кирәк, ди. Мин дә әлеге скульптурам аша сезгә, Тукай адымнары буйлап, киртәләр алдында тукталып калмагыз, хыялыгызга таба атлагыз диясем килде, - дип җиткерде Павел Игнатьев үзе.

Бу иҗат җимешен ул “Бу кап-кара урманда...” дип, Тукай әсәре исеме белән атаган. Скульптура шәһәрдә татар шигъриятенә, мәдәниятенә мәхәббәт уяту, үткәннәрне онытмау, яшь буынга бөек шәхесләребез мирасын җиткерү максатларыннан чыгып урнаштырылган.

Ачылу тантанасы ачык микрофон һәм веломаскара белән дәвам итте: теләгән кешеләр Тукай шигырьләрен микрофонга укып, бар Әлмәткә җиткерә алды, икенче берәүләр махсус костюмнардан велосипедта шәһәр әйләнде. Чөнки хәзер шәһәр яктыртылган велосипед юллары белән мактана ала.

“Алтын алмалар турында әкият” дип аталучы әлеге проект Санкт-Петербургның стрит-арт тикшеренүләре институы һәм ПАҖ “Татнефть” белән берлектә башкарыла. Бу скультура әлеге проектның бердәнбер хезмәте түгел: торак йортларда да татар хәрефләре, орнаментлары, шәхесләре, тарихы төшерелгән сәнгать инсталляцияләре сурәтләнә башлаган. Кайберләре инде ахырына да җиткерелгән, кайберләрендә эшләр әлегәчә дәвам итә. Рәссамнары үзебезнең Казаннан, Санкт-Петербург, Новосибирск, Киев шәһәрләреннән хәтле килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев