«ТРАНСПОРТ ГРАНТЫ»Н 6000гә ЯКЫН СТУДЕНТ АЛАЧАК
29 ноябрьдә студентлар өчен үткәрелә торган «Транспорт гранты»на гаризалар бирү төгәлләнәчәк. Грант Студентлар лигасының рәсми сайтында уздырыла. Анда 5730 кеше җиңеп, 60 миллион сумны бүлешәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
«Транспорт гранты» юл чыгымнары өчен компенсация алуны күздә тота. Грантка гаризаны Татарстанның югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары бирә ала. Моның өчен студент теләсә нинди өлкәдә актив яисә социаль яктан мохтаҗ булырга тиеш.
«Гадәттә соңгы көнне бик күп гаризалар килә. Узган елдагы кебек, алар якынча 9 мең булыр дип көтәбез», – дип бүлеште матбугат конференциясендә ТР Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов.
Грантта катнашу өчен, уку турында белешмә яки зачет кенәгәсен тәкъдим итәргә кирәк, студентның соңгы сессиясендә «3ле»ләр булырга тиеш түгел. Социаль яктан мохтаҗларга килгәндә, аларга гаилә составы, шулай ук ата-ана һәм аларның керемнәре турында белешмә тапшырырга кирәк булачак. Студентларга акча 31 гыйнварга кадәр күчереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 мая 2024 - 15:39
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ҖӘЙГЕ ЭКСКУРСИЯЛӘР СТАРТ АЛАЧАК
-
4 мая 2024 - 13:35
«КАДРОВЫЙ РЕЗЕРВ» – ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МЕНӘ ДИГӘН ЫСУЛ!
-
2 мая 2024 - 15:20
«УЕНФЕСТ»ТА КАТНАШ ҺӘМ «СОЧИ ПАРК» КОМПЛЕКСЫНА БАРУ МӨМКИНЛЕГЕН ОТ!
-
29 апреля 2024 - 21:39
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
Нет комментариев