Логотип Идель
Белми калма

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин эшеннән китте. Яңа министр билгеләнде

ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин отставкага китте. Бу хакта "Татар-информ"ның үз чыганагы хәбәр итте. Карар бүген имзаланган. Гадел Вафин министр вазифасында дүрт елдан артык эшләде.


Гадел Вафин министр итеп 2013 елның сентябрендә билгеләнгән иде.

Татарстан Идел буе округында медицина күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарда булды. Республикада кешеләренең уртача яше дә үсә, быел бу күрсәткеч 73,64 елга җитте.

Соңгы биш елда Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Лениногорскида төбәкара йөрәк-кан авыруларын дәвалый торган үзәкләр ачылды. ТР Президенты фәрманы белән амбулатория пунктларын төзекләндерү программасы кабул ителде, моның өчен 7,5 млрд финанс планлаштырылган. Былтыр республикада 75 сырхауханә төзекләндерелде.



Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча республика халкының 75,5 проценты медицина хезмәте күрсәтү белән канәгать.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде. Якын арада аны коллективка тәкъдим итәчәкләр.

Марат Садыйков 1993 елда Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган.

7 нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб булып 2008 елдан эшли.

2014 елның октябреннән ТР Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутаты итеп сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев