Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАННЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕ – «АРТЕФАКТ» ПЛАТФОРМАСЫНДА

Татарстанның Милли музее экспозицияләре һәм раритетлары “Артефакт” платформасында урнашкан республиканың беренче музее булды.

2019 елның гыйнварыннан Россия Президенты карары белән “Мәдәният” милли проекты тормышка ашырыла башлады. Ул “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр” һәм “Цифрлы мәдәният” проекларын берләштерә.

“Цифрлы мәдәният” проекты дәвамында “Артефакт” платформасында музей мультмедиа-гидларын эшләүгә конкурс игълан ителгән булган. Аның нәтиҗәләре буенча милли проектка республиканың өч музее кергән. Аларның беренчесе – Татарстанның Милли музее. Хәзер һәр теләгән кеше бу музейның кыйммәтле экспонатларының сыйфатлы фотоларын күрә, артефактларының тасвирламаларын, аларның барлыкка килү тарихын ишетә алачак. Хәтта “өстәмә чынбарлык” функциясе белән дә куллана алачак.

Соңгысына килгәндә, “өстәмә чынбарлык” режимын күрер өчен, гаджетка “Artefact” кушымтасын йөкләргә, “Өстәмә чынбарлык” төймәсенә басарга, телефон камерасын экспонатка төбәргә кирәк һәм аның турында бар нәрсәне белергә мөмкин.

Укыйсың килмәсә, профессиональ дикторны тыңларга мөмкин. “Артефакт” платформасындагы Татарстанның Милли музее битен әлеге сылтама буенча (https://ar.culture.ru/ru/museum/nacionalnyy-muzey-respubliki-tatarstan) да табып була.

фотолар Милли музей сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев