Татарстанга янәдән шторм якынлаша!





Бу турыда Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау  Идарәсе  хәбәр итә. Якын арада һава торышы кинәт кенә бозылачак. Шуңа күрә республикада шторм турында кисәтү кертелгән.

«Якындагы өч сәгатьтә һәм көн ахырына кадәр Татарстанның көньяк районнарында яшен, көчле яңгыр, боз һәм секундына 24 метрга кадәр җил көтелә», - дип хәбәр итәләр Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Баш идарәдә һава торышы бозылган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшерәләр. Реклама такталары, юл билгеләре һәм электрүткәргечләр яныннан читтә тору зарур. Зур агачлардан шулай ук ерак йөрегез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яки тукталышларда качу шулай ук тыела.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
625
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
686
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
998
0
0