Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАНДА ИҖАДИ ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘРНЕҢ V СЛЕТЫ ТӘМАМЛАНДЫ

Боровое Матюшино бистәсендәге «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы иҗади эшләүче яшьләренең V слеты тәмамланды. Проект Республиканың әйдәп баручы предприятиеләре һәм учреждениеләреннән эшләүче креатив яшьләрне үзендә җыйды.

Алар барысы да – быел көзен республикада узачак «Наше время-Безнең заман» эшләүче яшьләрнең XI ачык республика телевизион фестиваленең потенциаль катнашучылары.

Слет элек фестивальдә катнашмаганнар өчен укыту семинар-тренингы рәвешендә узды. Булачак конкурсантларны эшлекле уеннар, лекция циклы һәм практик дәресләр, мәдәни программалар, Россиянең әйдәп баручы сәнгать осталарыннан түгәрәк өстәлләр көтә иде.

Барлык дәресләр дә вокаль һәм хореографик юнәлештә күнекмәләрне яхшыртуга юнәлдерелгән. Яңа катнашучыларга үзләрен нәкъ менә шушы номинацияләрдә сынарга туры киләчәк.

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе артистлары Искәндәр Нуризянов һәм Денис Крутовских, шулай ук арт-резиденциянең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов белән дәресләр аеруча кызыксыну уятты. Алар актерлыҡ осталыгы, сәхнә хәрәкәте серләре белән уртаклашты.

Слеттагы хезмәтне аның катнашучылары остазлар белән берлектә әзерләгән музыкаль программа белән йомгакланды.

«Бу эш формасы үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады. Без слет аркасында фестивальдә катнашучыларның артуын күзәтәбез. Безнең бурыч - яңа конкурсантларга үз-үзләренә һәм көчләренә ышануны арттырырга, еш кабатланган хаталарга игътибар итәргә һәм аларны проектта җиңүгә якынайтырга ярдәм итү», – дип сөйләде ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Республикасының төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасын үстерү директоры, проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов.

Катнашучыларның күбесе проектның төп вакыйгасы итеп Гран-при ияләре һәм фестивальдә узган елларда җиңүчеләр белән иҗади очрашуларны билгеләде.

Нәкъ менә аларда фестивальнең «аксакаллары» үзләре кичергән авырлыклар турында сөйләде һәм үзләренең уңыш формулалары белән уртаклашты.

«Минем өчен бер урында шулкадәр иҗади энергия туплануы гадәти күренеш түгел. Бу искиткеч күренеш, ул аерым бер иҗади эчтәлек булдыра. Мәсәлән, кичә без тулы бер музыкаль программа әзерләдек — бу онытылмаслык тәҗрибә. Монда алган белемнәр ярдәмендә безнең командага фестивальгә әзерләнгәндә җиңелрәк булачак», – дип сөйләде катнашучыларның берсе.

Исегезгә төшерәбез, «Наше время-Безнең заман» фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев