Логотип Идель
Белми калма

Татарстан яшьләр сәясәтендә футбол чемпионатының үз эзе калачак 

Футбол буенча Дөнья чемпионатының Россия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда узуы Татарстан республикасында алып барылган яшьләр сәясәтенә уңай тәэсир ясаячак. Бу хакта футбол буенча Дөнья чемпионатының IT-паркта урнашкан шәһәр матбугат үзәгендә 2.0 Казан талантлар ачык университеты башкарма директоры Айдар Акмалов җиткерде. 

Журналистлар белән очрашуга университет студентлары – бокс һәм баскетбол буенча Татарстан беренчелеге җиңүчесе Рөстәм Шәйхетдинов белән ФИФА волонтеры Ярослава Вихарева да килгән иде.

Татарстанның талантлы яшьләренә булышлык итү турында сөйләгәндә Айдар Акмалов, республикада яшьләр белән эшләүдә спортның өстенлекле юнәлеш булуын ассызыклады. Шулай ук волонтерлык хәрәкәтенең яшьләрнең социаль-иҗади үсешендә мөһим роль уйнавын да билгеләп үтте.

– Футбол буенча Дөнья чемпионатында волонтерлык эшчәнлеге – һөнәри тәҗрибә туплау, дигән сүз. Бу яшьләргә төрле практика һәм стандарт булмаган мәсьәләләрне чишүдә тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Чөнки алда бурыч тора, инструкция юк, ә эш башкарырга кирәк. Бу – бик яхшы тәҗрибә, – диде Айдар Акмалов.

Волонтер Ярослава Вихарева сүзләренчә, әлеге вазифа аңа чит телдә тагын да камилрәк сөйләшергә булышуы белән дә якын.

– Моннан берничә ел элек әлеге университетка һәм ФИФА волонтерлар сафына алуларын сорап гариза калдыруым белән бәхетлемен, – дип хисләре белән уртаклашты Чемпионат вакытында “Казан Арена” стадионы янында “соңгы миль” өчен җавап бирүче волонтер Ярослава Вихарева. – Кешеләрнең күңелен күтәрәбез, футбол матчы алдыннан дәрт өстибез, алар белән бергә биибез, фотога төшәбез, һәм әле гадәти булмаган хәлләрне чишәргә ярдәм итәбез.

Айдар Акмалов сүзләренчә, бүген яшь белгечләрне эшкә алганда кайвакыт аларның волонтерлык тәҗрибәсе дә исәпкә алына икән.

– Волонтерлык тәҗрибәсе кешенең спорт чаралары вакытында тупланган гадәти булмаган хәлләрне чишү сәләте, аның фикерләү осталыгы турында сөйли. Һичшиксез, әлеге тәҗрибәне өстен итүче эш бирүчеләр бар, – диде ул.

Матбугат вәкилләре белән очрашуда катнашкан Рөстәм Шәйхетдинов, спорт белән дус яшәү һәм талантлар университеты студенты булуының алга куйган югары максатларга ирешүдә ярдәм итүен җиткерде. Татарстанда моның өчен мөмкинлекләр бар, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев