Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРЧА "МОЗГОБОЙНЯ" КАЗАНГА КИЛЕП ҖИТКӘН

 

Казан яшьләре трай тибеп йөрергә ярата, дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Казан яшьләре хәзер, берсен-берсе уздырып, интеллект дәрәҗәләренең югары булуын дәлиләү өстендә эшли. Үзенең белемен сынарга теләгәннәр исә төрле-төрле интеллектуаль уеннарда катнаша. Мисал өчен, Казанда «Requizit» уены популярлашып ките. Ни кызганыч, моңа кадәр интеллектуаль уеннар татар телендә үткәрелми иде. Ниһаять, моңа нокта куярга булганнар!

Ничек итеп дисезме? 4 апрель көнне Казанда «Мин беләм 1.0» интеллектуаль уены узачак. Әлбәттә, бу уенны оештыру идеясе тик торганда гына барлыкка килмәгән.

Бу уенның төп максаты нидән гыйбарәт соң? Ул да булса – татар теленә, тарихына кызыксыну уяту, татар яшьләре өчен тагын бер чара уздыру. Биредә катнашу – бушлай. Хәзерге вакытта командалар туплана гына. Тулы составлы командалар әлегә юк.

Соңгы вакытта Казанда яшьләр арасында интеллектуаль квизлар популярлашып китте. Мисал итеп, «Requizit» уенын әйтеп була. Ләкин «Мин беләм 1.0» уенын оештыручылары татарча интеллектуаль уенның аналогы итеп күп кешегә таныш булган «Мозгобойня» уенына нигезләнеп ясаганнар.

Алсу Хафиз, уенны оештыручыларның берсе:
– Казанда интеллектуаль уеннар бик күп үткәрелә. Ләкин алар йә рус телендә, йә бик академик рәвештә оештырыла. Ә безнең исә рәсми булмаган шартларда шундый төрдәге чарага татарларны җыясы килде. Әлеге чараны уздыру буенча без бер ай элек эшли башладык. Без дигәнем – төрле вакытлардаа, төрле шәһәрләрдә татар яшьләре оешмалары эшчәнлегендә катнашкан кешеләр. Шулай итеп, бу эшкә кире кайтасыбыз килде.

«Мин беләм» – команда белән катнаша торган уен. Һәр команда, ким дигәндә, 4 кешедән тора, ләкин 6 кешедән артмаска тиеш. 6 этап дәвамында катнашучылар алып баручы биргән сорауларга җавап бирәләр. Аларны махсус бланкка язып баралар. Җиңүчене билгеләү дә бик гади: иң күп дөрес җавап биргән команда җиңү яулый. Уенда катнашканда, телефон, интернет кулланырга ярамый. Катнашырга теләгәннәргә үз командаларын туплап, теркәлү узарга гына кирәк. Катнашырга теләүчеләр теркәлү узарга тиеш. Теркәлү өчен соңгы көн – 3 апрель.

Сорауларны да татар яшьләре оешмалары активистлары бергә җыелышып, сайтлар, китапларны актарып төзегәннәр. Моның өчен берничә кич баш ватып утырырга туры килгән аларга. Уенда булачак биремнәргә килгәндә, алар төрле өлкәне колачлый. «Алар арасында татар тарихы, мәдәнияте, музыкасына багышланганнары бар. Аерым бер блок татар дөньясында булган яңалыкларга бәйле булачак. Иң мөһиме: җавапларны табу өчен бары тик логиканы кулланырга кирәк була,» – ди Алсу.

Жиңүче командага әллә нинди саллы-саллы бүләкләр вәгъдә итмиләр. Бу уенны чын мәгънәсендә уен дип кабул итәргә кирәк түгел, дип саный оештыручылары. Иң зур бүләк – катнашу һәм дусларың белән бергә күңел ачу. Шуңа күрә, җиңүчене символик рәвештәге бүләк көтә.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев