Логотип Идель
Белми калма

ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРГА НИ ӘЙТЕРГӘ ТЕЛИ: ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРОЕКТЛАР ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ

Казан яшь тамашачы театры 90 еллык юбилеена багышланган чараларына старт бирде! Аларның беренчесе булып, тамашачылар әзерләгән проектларны тәкъдим итү кичәсе булды. Чара питчинг форматында узды. 

Ай башында Казан яшь тамашачы театры тамашачыларга киләчәктә театр белән башкара алырлык проектлар, спектакльләр, күргәзмәләр, чаралар, коллаборацияләр идеяләрен җибәрер өчен махсус бәйге игълан итте. Ай дәвамында килгән эшләр арасыннан 5 иң шәбе сайланып, 22 ноябрь көнне жюри әгъзаларына тәкъдим ителде. Жюрида Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, театрның баш режиссеры Радион Букаев, директоры Айгөл Горнышева, тамашачылар белән эшләү бүлеге мөдире, әдәби бүлек мөдире, театрның юристы бар иде.

Тәкъдим ителгән проектлар арасында Казан песие турында әкиятләр циклын сәхнәләштерү, тамашачылар эмоцияләрен, сөйләүләрен актерлар импровизация жанрында башкарган спектакль, сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән берлектә оештырылган спектакльләр бар иде.

Шулар арасыннан безнең укучыбызга инде таныш булган  «Ихлас» студиясе сайланып алынды. Аларның максаты –  актерлар һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән берлектә спектакльләр кую, театр чикләрсез дә була алуын күрсәтү.

Нәкъ менә ул проект театр режиссерлары, рәссамнары һәм актерлары белән берлектә тормышка ашырылачак. 

Театрның тамашачылар белән шундый тыгыз элемтәдә булуы, аларны ишетергә тырышуы куандыра!

Полина Малых фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев