Логотип Идель
Белми калма

ТАЛАНТЛАР УНИВЕРСИТЕТЫ 10-17 ЯШЬЛЕК СӘЛӘТЛЕ УКУЧЫЛАРНЫ ЧАКЫРА!

Татарстан Республикасында Сәләтле балалар һәм яшьләрне ачыклау, аларга булышлык күрсәтү республика үзәге профиль программаларында катнашырга чакыра!

Бу программаларда фән, сәнгать, спорт юнәлешләрендә уңышлары булган 10-17 яшьлек укучылар катнаша ала. Һәм иң мөһиме: әлеге программалар бушлай.

Сәнгать юнәлеше

«Виз-арт» республика визуаль сәнгать фестиваль-конкурсы (1-14 июль) 14-17 яшьлек рәссамнар, фотографлар, иллюстраторлар, мультипликаторлар, инженерлар, дизайнерлар һәм IT-технологияләр өлкәсендәге яшь белгечләрне чакыра. Гаризалар 10нчы июньгә кадәр кабул ителә.

Вокал һәм башкару буенча «Курай» программасы (1-14 август) – музыка һәм сәнгать мәктәпләре, мәдәният сарайларының 10-15 яшьлек укучылары өчен. Гаризалар 12нче июльгә кадәр кабул ителә.

Фән

Биология буенча «Кыр тикшеренүләре һәм биологиядә проект эшчәнлеге» (1-21 июнь) исемле 7-8 сыйныфта укучы яшь биологлар өчен программа. Гаризалар 23нче майга кадәр кабул ителә.

Физика буенча «Җир планетасын дистанцион рәвештә күзәтү һәм иярченнәр төзелеше» (1-21 июнь) исемле 8-10нчы сыйныфта укучы йолдызлы күкне өйрәнүчеләр өчен программа. Гаризалар 23нче майга кадәр кабул ителә.

Химия буенча 8-10нчы сыйныф укучылары өчен «Эксперименталь органик һәм органик булмаган химия» (1-21 июль) программасы. Гаризалар 15нче июньгә кадәр кабул ителә. 

6-8 сыйныф укучылары өчен «Матетиматика 6++» (1-21 июль) программасы. Гаризалар 15нче июньгә кадәр кабул ителә. 

Спорт

Шахмат буенча спорт мәктәпләре, секцияләре һәм клубларында укучы 2005-2010нчы елгы яшь спортчылар өчен «Чемпион юлы» (1-14 август) программасы. Гаризалар 22нче июльгә кадәр кабул ителә.

Чаңгы ярышлары буенча 2006-2008 елгы спортчылар өчен «Чемпион юлы» (1-21 август) программасы. Гаризалар 21нче июльгә кадәр кабул ителә. 

Сорауларны rcnauka@utalents.ru (фән), rcsport@utalents.ru (спорт), rcculture@utalents.ru (сәнгать) адресларына юлларга була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев