Логотип Идель
Белми калма

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК»: ЗОНА ТУРЛАРЫНА ВАКЫТ ҖИТТЕ!

Бүген, 28 февральдән, Татарстан районнарында «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең зона этаплары башлана. Быел ул 20нче юбилей елын уздыра. Әлеге бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.

20 ел дәвамында фестиваль балалар һәм яшьләрнең иҗади потенциалын ачарга булыша. Бүген ул – эстрада сәнгате юнәлешендә үз урынын тапкан бәйге. Яшьләр «Созвездие-Йолдызлык» фестивале аша ватанпәрвәрлек, рухи-әхлакый, эстетик тәрбия ала.

Шушы еллар дәвамында фестиваль үзенең җимешләрен дә биргән:

– аның 20дән артык катнашучысы Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган;

– 60тан артык лауреаты РИТИ (ГИТИС)ны тәмамлаган;

– 2018 елда аның миллионынчы катнашучысы теркәлгән;

– ЮНЕСКО тарафыннан бәяләнгән, 2016 елдан ул ЮНЕСКО канаты астында уздырыла;

– 2002нче елдан башлап, «Созвездие-Йолдызлык»ка укучыларны әзерләгән иң яхшы укытучыларга Татарстан Президенты (ул вакытта) Минтимер Шәймиев тарафыннан “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исем бирелә башлый.

Быел фестиваль Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 75-еллыгына һәм ТАССР оешуның 100-еллыгына багышлана. Ә, димәк, фестивальдә Бөек Ватан сугышы һәм туган республикабыз белән бәйле номерларга урын түрдән булачак дигән сүз.

Бүген шушы бәйге ярдәмендә балалар һәм яшьләр зур сәхнәгә менә, тәҗрибәле укытучыларда белем ала. Фестиваль Татарстанның үзенә күрә брендына әйләнде.

«Созвездие-Йолдызлык»ның республика этаплары 9 районда узачак:

– 28 февраль - 1 март, Азнакай (Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнары)

– 3 - 4 март, Түбән Кама (Зәй, Түбән Кама, Сарман районнары)

– 6-7 март, Мөслим (Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнары)

– 9 - 11 март, Яр Чаллы (Яр Чаллы шәһәре, Алабуга, Тукай районнары)

– 14 - 15 март, Аксубай (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Яңа Чишмә, Спасс, Чирмешән, Чистай районнары)

– 17 -19 март, Теләче (Саба, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Теләче районнары)

– 21 -22 март, Питрәч (Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Мамадыш районнары)

– 25-26 март, Буа (Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан районнары)

– 28-29 март, Яшел Үзән (Яшел Үзән районы)

– Суперфинал – 12-16 апрель 2020 ел («УНИКС» концертлар залы)

– Гала-концерт – 17 апрель 2020 ел («УНИКС» концертлар залы)

– Йомгаклау гала-концерты – 6 май 2020 ел («Пирамида» концертлар залы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев