Логотип Идель
Белми калма

СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМЫНЫҢ ЙОМГАКЛАУ СМЕНАСЫНДА SMM ЮНӘЛЕШЕ БУЕНЧА МАХСУС ДӘРЕСЛӘР УЗГАН!

Биләрдәге XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының соңгы сменасы – Алдынгылар Биләр Форум дәвамында катнашучылар өчен шактый көчле укыту программасы әзерләнгән иде. Илебезнең төрле регионнарыннан килгән спикерлар барлыгы  900 дән артык укучы өчен 12 юнәлеш: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният, иреклелек, ватанпәрвәрлек, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм буенча төрле лекцияләр укыдылар, остаханәләр оештырдылар.

Укучыларга SMM юнәлешен бу өлкәдәге практик, «MOBi digital» маркетинг агентлыгын оештыручыларның берсе Азат Шәмсевәлиев укытты. Ул яшүсмерләргә SMM өлкәсендә ничек үсәргә һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә ничек акча эшләргә икәнлеген өйрәтте.

Спикер фикеренчә, SMM юнәлешенә өйрәнү өйрәнү беркайчан да иртә дә, соң да була алмый. Хәзер яшьләр алдынгы технологияләрне тизрәк өйрәнә ала. Шуңа да укучылар үз юлларын инде мәктәп эскәмиясеннән үк таба ала, дип билгеләде җитәкче.

Мисал өчен, катнашучылар арасында социаль челтәрләрдә бизнес-аккаунтларны алып баручы кызлар да булды. Лекция катнашучылары алга таба да SMM өлкәсенә өйрәнергә теләк белдерде.

«Күп кеше SMM белгечне диңгез буенда, пляжда ятып, телефон төймәләренә басып утыручы кеше дип уйлый. Мин балаларда бу стереотипны юкка чыгарырга тырыштым. SMM-белгеч – ул һөнәр, һәм анда яхшы акча алыр өчен тырышып эшләргә кирәк», – диде Азат.

Спикер шуны да билгеләде: әгәр мәктәптә укыган вакытта балаларга SMM өлкәсендә профориентация бирсәләр, бу маркетинг тармагындагы хезмәт базарын күпкә яхшыртачак. Чөнки укучылар мәктәпне тәмамлаганда бу өлкәдә белемле булачак һәм күнекмәләрен шунда ук практикада куллана алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев