Логотип Идель
Белми калма

РОССИЯДӘ 4 КӨНЛЕК ЭШ АТНАСЫ БУЕНЧА ТӘҖРИБӘ ӘЗЕРЛИЛӘР

Россия Хезмәт Министрлыгында җитештерүчәнлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән дүрт көнлек эш атнасына бәйле проект буенча фикер алышачаклар.

Билгеле булганча, мондый тәҗрибәне, иң беренче чиратта, эшкәртү, авыл хуҗалыгы, фәнни һәм техник эшчәнлек белән шөгыльләнүче компанияләрдә уздырыру каралган.

Икътисади үсеш Министры урынбасары Петр Засельский сүзләренчә, күп кенә урыннарда эшчеләр көннең 30-40%ын берни эшләмичә үткәрәләр. Һәм аларның максаты эш көнен кыскарту түгел, ә иң беренче чиратта, эш көнен мөмкин булганча файдалы итеп үткәрерлек итү.

Өстәвенә, Петр Засельский фикеренчә, дүрт көнлек эш атнасын кертү өчен, аны тәҗрибә рәвешендә күп сандагы компанияләрдә тикшереп карарга кирәк, чөнки бер эш урыны кысаларында гына уздырылган эксперимент нәтиҗәсез булачак.

Дүрт көнлек эш атнасына күчү мәсьәләсен беренчеләрдән булып премьер-министр Дмитрий Медведев күтәреп чыккан иде. Аның фикернчә, бу мөмкин әйбер, әмма тиз арада башкарылып чыга торган түгел. Шулай ук, премьер-министр мондый тәҗрибәне ике якны да исәпкә тотып башкарырга чакыра: җитештерүчәнлек дәрәҗәсе дә, хезмәт хакы да кимерлек булмасын.

Шунысы да бар, сораштыру нәтиҗәләре буенча, күп кенә компанияләр әлеге идеяне хупламаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев