Логотип Идель
Белми калма

РОССИЯ КӨНЕНӘ – ГАБДУЛЛА ТУКАЙлы ГРАФФИТИ

Россия көненә, 12 июньгә, Россиянең 5 шәһәре биналарының тышында сәнгать әһелләренең портретлары пәйда булачак. Бу калалар арасына Казан да кергән. URAM яшьләр берләшмәсенең урам рәссамнары, “Таврида” арт-кластеры катнашучылары бер бинаның тышына Габдулла Тукай портретын төшерәчәк.

Әлег акциядә катнашачак һәр төбәк кем рәсемен ясаячагын үзе сайлаган. Татарстан яшьләре исә Тукайны тәкъдим иткән. Әлеге рәсем Казанның Татарстан урамы 64нче йорт тышында пәйда булачак. Бу эшне Дамир Бозик башкарачак. Моңа кадәр ул Казанның күпкатлы йортларының тышында рәсемнәр ясаган булган. Тукай портреты аның иң масштаблы эше булачак. Биредә рәссам үзенең креативлыгын күрсәтәчәк, сәнгать әсәрен үзенең автор стилендә ясаячак.

Бу проектны тормышка ашырырга Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, “Мәдәни инициативалар үсеше үзәге”, “Таврида” арт-кластеры, “Иске Казан” префектурасы ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев