Логотип Идель
Белми калма

РОСГВАРДИЯНЕҢ КАЗАН АВИАЦИЯ ОТРЯДЫ 15 ЕЛЛЫГЫН БИЛГЕЛӘП ҮТӘ

Махсус билгеләнештәге Казан авиация отряды үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан кичә, 12 апрель көнне, журналистларга   МИ-8 АМТ вертолётында очыш оештырылды.

МИ-8 АМТ вертолёты теләсә нинди шартларда төрле бурычларны үти алуы белән яхшы. Вертолёт зур йөкләрне ташу, эзләү-коткару операцияләрен үткәрү, зыян күрүчеләрне эвакуацияләүдә катнаша.

Казан Авиация отрядының үзенчәлеге – аның составында Росгвардиянең бердәнбер хатын-кыз –  вертолёт пилоты, очучы-штурман Анастасия Апасейкинаның хезмәт итүе. Шунысы кызык: Анастасия авиация белән аэроклубта шөгыльләнә башлаган һәм очучы-спортсмен булырга хыялланган.  Кыз очышларның йөкләнгән бурычлардан торуы, көндез дә, төнлә дә оештырылуы хакында билгеләп үтте. «Безнең һөнәребездә иң мөһиме – тыныч булу һәм беркайчан да төшенкелеккә бирелмәү», – дип төгәлләде Анастасия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев