Логотип Идель
Белми калма

РАДИМ, АТЕЯ, ФИДАН, ВИРИНЕЯ – КАЗАНЛЫЛАР БАЛАЛАРЫНА НИНДИ ИСЕМНӘР КУША?

Казанның гражданлык актларын теркәү бүлеге (ЗАГС)  узган атнада башкалада яшүчеләр тарафыннан балаларына кушылган иң популяр һәм иң сирәк исемнәрне ачыклаган. Бу турыда Татарстанның мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң сирәк исемнәр нинди?

Сирәк очрый торган исемнәр арасында Игнат, Радим, Илзат, Фидан, Амаль, Савелий, Сәет кебек ир-ат исемнәре бар. Шулай ук Атея, Сафира, Устинья, Алита, Виринея кебек хатын-кыз исемнәре кушылган.

Иң популяр исемнәр нинди?

Татарстан башкаласында узган атнада кушылган  иң популяр исемнәр булып Әмир, Марк, Тимур, Александр, Артем, Кәрим тора. Хатын-кыз исемнәре арасындагылар: Амелия, Арина, София һәм Мәрьям.

Бер атнада күпме бала туган?

Узган атнада барлыгы 387 бала туган. Аларның 163 кыз, 224 е малай. Иң яшь әти белән әнигә 18 әр яшь булса, иң өлкән әти кешегә 49 һәм иң өлкән әнигә 46 яшь.

Ана капиталына 122 млрд акча бүленә

Россиянең Дәүләт Думасы ана капиталын тагын арттыру турында канун кабул итте. «Демография» дип исемләнгән милли проектны үстерү өчен 2020 елда барлыгы 122 млрд сум акча тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев