Рөстәм Миңнеханов "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятен юбилей белән котлады

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы юбилее уңаеннан Татарстан Президенты котлау юллады:

“Чын күңелдән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләрен юбилей белән котлыйм!

Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды.

Бүген ул Россиянең әһәмиятле, һәрдаим үсә торган төбәк медиакомпанияләреннән санала, шулай ук актив рәвештә мультимедия технологияләрен куллана, социаль челтәрдәге урынын үстерә, цифрлы телетапшырулар форматына күчү юнәлешендә җитди эш алып бара. Шуның белән бергә, Татарстанның басма брендларын һәм аларның социаль юнәлештәге эшчәнлеген кадерләп саклый. Милли, шул исәптән балалар басмасына ярдәм итү, сыйфатлы журналистикага омтылыш - медиакомпаниянең өстенлекле бурычы. Күп гасырлар дәвамында милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык белән дан тоткан Татарстан өчен бу аеруча мөһим.

«ТАТМЕДИА» җәмгытенең 10 еллык юбилее медиакомпаниянең яңа уңышларга ирешү юлында мөһим бер дәвере булачагына ышанам. Әлеге юнәлештә иҗади эзләнүләр һәм профессионализм сезнең тугры юлдашчыгыз булсын! Бәйрәм белән!» - диелә котлауда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1437
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    477
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    447
    0
    0

Блоглар