Логотип Идель
Белми калма

Путин БДИда 300 балл җыйган!

Томск өлкәсенең Северск шәһәреннән Александр Путин БДИдан 300 балл җыйган. Әлеге сан ул имтихан тапшырган рус теле, математика һәм физикадан нәтиҗәләрне кушкач килеп чыга. Белүебезчә, бер фәннән иң күбе 100 балл җыеп була. Александр укыган гимназия директоры сүзләренчә, Путин гел яхшы укыган, төрле фәннәрдән олимпиадаларда катнашкан. Әле тагын ул полиатлон буенча спорт мастерына кандидат та икән!

Алга таба Саша Мәскәү физика-техник институына керергә җыена. Егет фикеренчә, БДИны уңышлы тапшыруда аңа олимпиадаларга әзерләнүе ярдәм иткән. Путин имтиханнарны репетиторлардан башка гына биргән.  Аның әйтүенчә, ул бары тик укытучыларына һәм төрле сайтларга гына мөрәҗәгать иткән.

 - Кайсы төр биремнәрдә хаталануымны, кайда белемем җитеп бетмәвен ачыкладым да, шул темалар буенча теорияне кабатладым. Аларны эшләргә өйрәнгәнче төрле биремнәр чиштем. Соңрак инде мин иң авыр дигән сорауларны гына карадым, - ди чыгарылыш сыйныф укучысы.

Ә инде Россия президенты белән фамилияләре бер булуы турында сүз киткәч,  ул елмаеп:

- Барлык биремнәр дә шифрланган, анда фамилия күренми. Шулай булгач тикшерүчеләр дә нинди кешенең эшен тикшерүләрен белми, - дигән.

Путин репетиторларсыз гына да 100 балл җыйган, ә Россия буенча күпме укучы репетиторларга акча түгә икән? Бу турыда БДИ турында фактларны укыгач белерсең.
БДИ турында саннарда:



  • Әти-әниләрне сораштырганнан соң шундый нәтиҗә ясалган: 73% артык чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшырганда стресс кичерә;



  • 22% укучы имтиханнар вакытында тынычландыргыч препаратлар кабул иткән;



  • 32% мәктәп укучысы имтиханнарга әзерлеккә атнасына 5-10 сәгать вакытын багышлаган;



  • 74% чыгарылыш сыйныф укучылары репетиторларга мөрәҗәгать иткән;



  • 29% укучыда 2 репетитор булган;



  • Репетиторга мөрәҗәгать итүчеләрнең 60%ы аларга математика, 43%ы рус теле, 27% чит тел буенча йөри.



Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев