Логотип Идель
Белми калма

Почтальоннарга - бүләк!

Мәгълүм булганча, 1нче апрельдә 2019 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланып китте. Ә бүген исә узган яртыеелык нәтиҗәләре буенча "Хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре бәйгесе"нең җиңүчеләрен котладылар. Бүләкләү тантанасы "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте матбугат залында узды. Бәйгедә җиңүчеләр "Татмедиа" ширкәте генераль директоры Андрей Кузьмин кулыннан акчалата призлар белән бүләкләнде.

"Тараткан контентыгыз өчен сезгә оят булмаска тиеш. Чөнки аны районнарыбыз өчен җаны-тәне белән көеп яшәгән журналистларыбыз яза - фактларны бозмыйча, матур һәм дөрес телдә язучы коллегаларыбыз", – диде Андрей Кузьмин.



"Безгә ничә тапкыр интернет басмалары "Сез үлдегез, сезне укымаячаклар!" дип әйтсәләр дә, безнең эшебез барыбер дәвам итә, чөнки сез тараткан контент - ул гадел профессиональ һәм төгәл итеп языла", – диде ул.

Республикакүләм бәйге дүрт номинациядә узды. "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә Актаныш районыннан Нурия Басыйрова, Балтачтан Екатерина Зәйнуллина һәм Чирмешәннән Нурсинә Җиһаншина җиңде. Кече шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы итеп Мамадыштан Нурия Шәкүрова һәм Чистайдан Надежда Кольцова билгеләнде. Аларның һәрберсе 15 мең сум күләмендәге акчалата приз белән бүләкләнде.

Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәләре итеп Югары Ослан районының – Октябрьскский (422580), Актаныштагы  – Яңа Әлем (423762), Мамадышның (422192), Балтач районындагы – Урта Көшкәт (422241) һәм Чирмешәндәге – Яңа Элмәле бүлекчәләре (423118) игълан ителде. Аларның һәрберсенә 30 мең сум акча тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев