Логотип Идель
Белми калма

Пластик савыт-саба куллануны тыярга җыеналар

Хөкүмәт пластик савыт-саба сатуны, димәк куллануны тыярга тәкъдим итте.

Мондый тәкъдим белән РФ буенча табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин чыгыш ясады: “Без әйләнә-тирәне пычратуга каршы. Пластик куллануны киметү буенча бөтендөнья тенденциясен хуплыйбыз. Без дә бу юнәлештә эшлибез. Бары тик бераз вакыт кына кирәк”.

Моннан алда Евросоюз 2021 нче елга пластик савыт-саба сатуны тыерга планнаштырганын белдерде.

Тиздән Рәссәйдә дә пластик савыт-саба сатуны тыю турында законнар каралачак. Бу хакта март аенда ук Дмиртрий Медведев белдерде. Моңарчы шундый ук тәкъдим белән Бөтенрәссәй халык фронты чыгыш ясады. Бу оешма вәкилләре импорт өчен ясалган продукциянең дә санын киметергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев