Логотип Идель
Белми калма

ӨЙДӘ КАЛЫП ТА ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ӨЙРӘНЕП БУЛА!

Үзизоляция вакыты – белемнәр туплау, яңа әйберләргә өйрәнү вакыты да әле ул. Интернет кул астында булганда, таулар да күчерергә мөмкин. Мисал өчен, мондый шартлар – юл йөрү кагыйдәләренә төшенер өчен менә дигән чак.

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә махсус видеодәресләр әзерләгән. Алар юлларда үзеңне дөрес тотуга багышланган. Бу дәресләр – балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дә менә дигән онлайн-әсбап. Чираттагы дәрес яктылыкны кире кайтара торган элементларга багышланган иде. Мәгълүмат яхшы үзләштерелсен өчен, материалларымультипликацион формада ясалган.

Дәресләрдә яшь тамашачылар яктылыкны кире кайтара торган элементлар төшенчәсен генә аңлап калмады, ә аларны юлларда ничек кулланырга икәнлеген дә төшенде. Караңгы вакытта автомобильнең якын фараларын кабызганда, җәяүлене 50 метр ераклыктан күреп була, ерак фаралар белән барганда – 100 метрдан. Әгәр җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булса, бу ара 200-350 метрга җитә.

Шунысы да бар: социаль челтәрләрдә язылучылар яшь корреспондентларга видеодәресләр өчен рәхмәт укый. Кечкенә тамашачылар мондый дәресләрне түземсезләнеп көтә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев