Логотип Идель
Белми калма

Министр мәктәптә сәламәт яшәү рәвеше дәресе кертергә тели

Вероника Скворцова мәктәптә сәламәт яшәү рәвеше дәресе кертергә тәкъдим итте. Бу турыда "Интерфакс" яза. 

Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова киләсе уку елыннан башлап мәктәптә сәламәт яшәү рәвеше формалаштыра торган дәрес кертелүе ихтималы турында әйтте. "Мәгариф министрлыгы белән бергә белем бирү-тәрбия программаларын яңартырга җыенабыз. Алар сәламәт яшәү рәвеше һәм деструктив тәртипне, начар гадәтләрне кабул итмәүне үз эченә ала торган кешелеклелек кыйммәтләре системасын булдыруга юнәлтелә", - дип сөйләгән Скворцова.

Аның сүзләренчә, "балаларны өч яшьтән алты яшькә кадәр шәхси гигиенага өйрәтергә кирәк; өлкәнрәк балалар катлаулырак белемнәрне: сәламәтлек торышын ничек көйләп булуын, нәрсәгә игътибар итәргә икәнлеге турында мәгълүматны үзләштерә ала".

Урта һәм югары сыйныф балалары пульс, температура үлчәргә өйрәнәчәк, "организмда ниндидер үзгәрешләр булса, нишлисен; ашыгыч ярдәм чакыра беләчәк; 10-11 сыйныф укучылары беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш", дип әйткән министр.

Скворцова моның "киләсе елга кертеләчәгенә" өметләнә.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев