Белми калма
МИЛЛИ МУЗЕЙ 1 СЕНТЯБРЬ УҢАЕННАН «УкуДА!» КҮРГӘЗМӘСЕНӘ ЧАКЫРА
ТР Милли музее 1 сентябрьдә «УкуДА!» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Оештыручылар совет тарихына чумарга һәм ул вакыттагы һәр укучыда булган предметлар белән танышырга чакыра. Кунакларга мәктәп портфельләре һәм дипломатлар, дәреслекләр, көндәлекләр, дәфтәрләр, линейкалар, каурый каләмнәр һәм башка экспонатлар күрсәтеләчәк.
Совет заманындагы укучы формасы күргәзмәнең төп бизәге булачак. Кунаклар мәктәп парталары артына да утыра алачак, дип хәбәр ителә музейның матбугат хезмәтендә. Күргәзмәгә 29 сентябрьгә кадәр килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев