МӘКТӘПЛӘР УКУ ЕЛЫНА ӘЗЕРМЕ?

Бүген Татарстан Республикасы буенча 1397 мәктәп эшли.

Яңа уку елында Биектау (500 укучылык), Чаллы (1224 укучылык) һәм Казанда (1224 укучылык 2 мәктәп) дүрт яңа мәктәп ачылачак. Болардан тыш, бүгенге көндә тагын 7 мәктәп төзелә, алар 2018 -2019 уку елында үз ишекләрен ачарга тиеш.

2017 ел ахрына кадәр 146 оешманы ремонтлау күз алдында тотыла. Шуларның 36 сы – гомуми белем бирү оешмалары, 29 ы  – муниципаль мәктәпләр, 7 се – махсус мәктәпләр һәм 110ы – мәктәпкәчә белем бирү оешмалары. Бүгенге көндә шушы исемлектән 13 гомуми белем бирү мәктәбе, 1 махсус мәктәп һәм 50 балалар бакчасы ремонтланган. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев әйтүенчә, бүгенге көндә республикабызда бер генә искергән, балаларны кабул итә алмаслык мәктәп тә юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    801
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    573
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    473
    0
    0

Блоглар