Логотип Идель
Белми калма

КУКМАРА ЕГЕТЕ РӘЗИЛ АБЫЙСЫН ТЫҢЛАМАГАН – АМБАРГА ЭШКӘ БАРГАН!

Еш кына әти-әниләр: “Эх, сезне – яшьләрне амбар алдында эшләтергә иде. Белер идегез эшнең авыр икәнлеген”, – диләр. Баксаң, ындыр табагында эшләүчеләр әле дә бар. Бүгенге замана яшьләре дә ашлык эшкәртә белә һәм моны менә дигән итеп башкара! Урып-җыю эшләрендә катнашу ул әле комбайнда гына эшләү дигән сүз түгел. Ашлыкны вакытында киптереп, амбарга салу да – мөһим эшләрнең берсе.

Кукмара районының Балыклы авылы егете Рәзил Гарифуллин да быел актив рәвештә “СХПК Урал”га караган ындыр табагында эшли. Олыяз авылы мәктәбенең 9нчы сыйныфына бара торган егет җәен файдалы итеп үткәрергә булган.


Көненә 20-25 КАМАЗ ашлык!


– Бу эшкә беренче тапкыр керергә булдым. Авыл хуҗалыгы предприятиебезгә булышырмын дигән теләк белән эшли башладым. Моңа кадәр абыем да амбар алдында эшләгән иде. Тик ул “Анда эшләве бик җиңел түгел, сиңа авыррак булыр”, дип тә кисәтеп куйды. Ләкин шуңа да карамастан, авырлыкларга бирешмичә, тырышып эшләргә булдым, – ди Рәзил.


7 августтан эшкә кергән егет урып-җыю эшләрендә сентябрь аена кадәр катнашачак. Уку башлангач, белем алуны амбарда эшләү белән чиратлашып алып барырга җыена.

Ындыр табагында эшләү – режим буенча гына. Шуңа беренче сменага эшкә йөргәндә Рәзил иртәнге 6да торып, 7дә инде амбарда була. Көндезге 2гә кадәр эшли. Аннары аларны икенче смена алмаштыра. Алары инде төнге 10га кадәр хезмәт куя. Тиздән өченче – төнге смена да булачак икән.

Бер комбайн гадәттә 90 тонна ашлык суктырырга мөмкин. Ләкин амбар алдына ашлыкны КАМАЗ машиналары китерә. Шуңа күрә ничә тонна ашлык эшкәрткәннәрен әйтүе авыр. Көненә 20-25 машина ашлык алып киләләр икән. Менә шуны армый-талмый, сукранмыйча эшләп кара әле син! Хәер, авыл яшьләре зарланучылардан түгел! Алар “ых” та итми хезмәт куя!



 

Эшләү авыр, ә кем җиңел булачак дигән?


Эш эш белән, ашауны да онытмаска кирәк бит әле! Амбардагыларны, кырда хезмәт куючыларны кебек, ашханә ашатмый. Шуңа күрә Рәзил ашарга үзе белән йөртә. Бераз ял иткән арада тамак ялгап алу мөмкинлеге дә туа икән. Ашлык кайтып, эшләүчеләр амбарда эшләп тора. Шуңа ял күп тәтеми.

– Иртә белән амбарга менгәч, баш кешеләр безгә эш куша. Ашлыкны башта КАМАЗлар алып кайтып бушата. Кипкән ашлыкны шунда ук складка тутырабыз. Ә кипмәгәнен, урамда калдырып торып, яңадан киптерәбез. Элеваторлар кирәк булганда, ашлыкны Кукмарага да илтәләр , – ди Рәзил.

Ындыр табагында эшләүләре ай-һай җиңел түгел. Тузаны гына да ни тора! Күп көч тә таләп ителә. Авыл малайлары “Көч юк”, дип зарланмый алар. Җитмәсә, Рәзил спорт белән дә шөгыльләнә, бокс секциясенә дә йөри. Груша тукмаганны инде, ашлык тутыру берни тормый! Көче дә бар, егәре дә!



Олы апа-абыйлар да Рәзилгә бертигез дәрәҗәдә карый икән. Амбарда эшләүче мәктәп укучылары шактый. Рәзил белән бергә тагын 4 яшүсмер Олыяз авылындагы ындыр табагында эшли.

Хезмәт хакын аена 15 мең сум булыр, дип өмет итә Рәзил. Бу акчага нәрсә аласын да чамалап куйган ул. Быел 9нчы сыйныф булгач, Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) уза, аның өчен уку әсбаплары, киемнәр, мәктәп формасы алырга җыена.



Кемдер каникулда ял итәргә генә күнеккән. Ә Рәзил исә трай тибеп йөрүчеләрдән түгел. “Хезмәтне күреп үсү кирәк, дип саныйм. Җитмәсә, кечкенә вакыттан ук эшләп үскәч, үземә яхшырак булачак”, – ди ул. Әти-әнисе дә бу хезмәтенә бик уңай карый. “Яхшы гына, исән-сау эшләп йөр, улым!” дип озатып кала. Бүген дә Гарифуллиннар йортыннан иртә таңнан, тузан туздырып, амбарга бер егет менеп китте. Ул бүген дә тырышып, ашлык эшкәртүчеләр арасында булачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев