Логотип Идель
Белми калма

КИЛӘСЕ АТНАДА КАЙЛАРГА БАРЫП БУЛМАЯЧАК?

25 март көнне Владимир Путин короновирус сәбәпле бер атна ял итәчәкбез, дип игълан итте. COVID-19ның таралу куркынычын киметү өчен бу каникулны ул өйдә уздырырга киңәш итә. Тик шулай да берәр җиргә чыгарга уйласагыз, билгеле бер урыннарга барыбер бара алмаячаксыз. Кайларга?

1. Кинотеатр һәм цирклар.

Мәдәният минситрлыгы боерыгы нигезендә, әлеге оешмалар ял атнасында ябык булырга тиеш. Ялларда фильм карарга теләүчеләр аны онлайн-кинотеатрлар аша бушлай карый алачак.

2. Музей, театр, күргәзмә заллары.

Мәдәният министрлыгы музей һәм театрларны шулай ук япты. Әмма аларның күбесенең сайтларында бүгенге көндә виртуаль экскурсияләр эшли. Шулай ук күп кенә театрлар спектакльләрне онлайн күрсәтә.

3. Төнге клублар һәм күңел ачу үзәкләре.

Россия хөкүмәте күңел ачу үзәкләренең ябылуы турында да хәбәр итте. Бу хәбәрдә балалар өчен уен бүлмәләре һәм башка күңел ачу урыннарының ябылуы турында да сүз бара.

4. Концерт һәм башка зур чаралар.

Россия хөкүмәте бөтен массачыл чараларны үткәрүне тыйды.

5. Фитнес-клуб.

Хөкүмәт карарында шулай ук спорт чараларын тыю турында да әйтелә. Шулай ук фитнес-клублар да ябылырга тиеш була.

Әлеге каникул даруханә, банк, җәмәгать транспорты, хакимияттә эшләүчеләргә кагылмый. Азык-төлек кибетләре шулай ук эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев