БУ АТНАДА 3 КӨН ЯЛ ИТӘБЕЗ

Бу турыда Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

30 август – Татарстан Республикасы һәм шәһәр көне. Шуңа күрә киләсе җомга – рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителгән. Шул рәвешле, киләсе атнага татарстанлылар җомга, шимбә һәм якшәмбе ял итәчәкләр. 29 август көнне исә эш сәгате бер сәгатькә кыскара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: