Логотип Идель
Белми калма

КФУның КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ТУРЫ ЭФИР УЗАЧАК

Казан федераль университеты 2020 елгы кабул итү кампаниясенә багышланган туры эфир уздырырга җыена. Трансляция берничә онлайн-платформада үткәреләчәк. Кайдан һәм кайчан карарга була?

Кайчан?

Казан федераль университетында кабул итү кампаниясенә бәйле сорауларга ачыклык кертү өчен туры эфир уздырылачак. Әлеге чара 15 май көнне 14.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) берничә онлайн платформада үтәчәк.

КФУ вәкилләре әйтүенчә, быелгы кабул итү кампаниясе максималь дәрәҗәдә дистанцион технологияләрне кулланып оештырылачак. Иң беренче чиратта, КФУның «Буду студентом» челтәре кулланылачак.

Кемнәр чыгыш ясый?

Туры эфирда белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский, тышкы элемтә буенча проректор Тимирхан Алишев, кабул итү кампаниясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров чыгыш ясаячак. Алар быелгы үзенчәлекләр турында сөйләячәк һәм абитуриентларны, аларның әти-әниләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Кайдан карарга мөмкин?

Трансляция берничә онлайн-платформада уздырыла: КФУның Инстаграм-аккаунтында, КФУ сайтында, UNUVER TV телеканалында. Эфир барышында чатларда сорауларда да калдырырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев