Логотип Идель
Белми калма

КФУда “Сәламәтлек мәктәбе” ачылды

КФУның Университет клиникасы өр-яңа проект башлап җибәрделәр. “Сәламәтлек мәктәбе” – альма-матерда уза торган «PROНаука» фәнни циклның дәвамы.

КФУда һәр өч ай саен “Фән төне” дип аталган фәнни-популяр шоу уздыру яхшы традициягә керде. Анда галимнәр лекцияләрне, фәнни тәҗрибәләрне һәркемгә аңлаешлы итеп оештыра. Казанлыларның күңеленә хуш килгән әлеге проекттан тагын берсе калкып чыккан. Исеменнән үк аңлашылганча, ул сәламәтлеккә һәм заманча медицина мөмкинлекләренә багышланган.

“Сәламәтлек мәктәбе”нең “дәрес”ләре Татарстан Президенты катнашында ачылган Университет клиникасында уза. “Бу – безнең университет каршында, халык өчен эшли торган гади сырхауханә. Бирегә 40 мең граждан беркетелгән”, – ди КФУ ректоры Илшат Гафуров.

“Сәламәтлек мәктәбе” табиб, галим, пациентларны берләштерәчәк. Үз чиратында, табиблар киң таралган авырулар турында сөйли. Чарада биомедицина фәне белән шөгыльләнә торган галимнәр дә катнаша. Алар книникага кертеләчәк перспектив яңалыклар турында чыгыш ясый.  Бу юнәлештә иң мөһиме – теләсә нинди авыруга, шул испәтән онкологиягә кагылышлысына да, диагностика системасын куллану. Университет клиникасында диагностика уздыру шулай итеп төзелгән ки: биредә соңгы стадиягә җиткермичә дә, авыруны ачыклап була.

“Сәламәтлек мәктәбе”ндә интерактив шоулар, клиника буенча экскурсияләр дә узачак. Мисал өчен, беренче “дәрес”тә теләгән кешеләр үзенең озынлыгын, үлчәмен белә, флюорография уза, кандагы глюкозы дәрәҗәсен белә алды. Шулай ук гастрит, бөер авырулары, шикәр диабеты турында да файдалы мәгълүматка ия булды. Катнашучылар арасында өч чек-ап уйнаттылар. Чек ап – вакытыннан алдан уздырыла торган диагностика, аның ярдәмендә кыска вакыт эчендә анализлар тапшырып, организмның халәтен белеп  була.

Әлеге проект дәвамлы булырга охшый. Аның максаты да бит – халыкны хәбәрдар итү, кешеләрнең игътибарын сәламәтлеккә юнәлдерү.

Биредә катнашу – һәркем өчен дә бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев