Логотип Идель
Белми калма

“Кечкенә йолдызлар”: татар телендәге беренче балалар телевизион вокал бәйгесендә катнаш!

I Бөтенрәсәй татар телендәге “Кечкенә йолдызлар” балалар телевизион вокал бәйгесенә әзерлек бара. Әлеге бәйге яшь буында татар җыр мәдәниятен таныту һәм үстерү максатыннан уздырыла.

Бәйгене уздыру вакытлары 2019нчы елның язына планлаштырылган. Тик кастинглары 2018нче елның ноябрь аенда ук башланачак. Кастинглар түбәндәге шәһәрләрдә уза:

* 16 ноябрь, 2018нче ел – Яр Чаллы, “Энергетик” МЙ (Г.Тукай яр буе, 31 йорт);


* 23-24 ноябрь, 2018нче ел – Казан, “Халыклар дуслыгы йорты” (Павлюхин ур., 57 йорт)


* 27 ноябрь, 2018нче ел – Әлмәт, “Нефтьче” МЙ (Ленин ур., 98)



Кастинглар иртәнге 9:00 башлана. Аны узганда оештыру комитеты концертмейстер тәкъдим итми.

Бәйгене оештыручылар: Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән; Мәдәният министрлыклары, Казан шәһәре Мэриясе, Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, галим Винера Ганиева ярдәме белән “Изге нур” Хәйрия фонды.

Бәйгедә катнашу өчен Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары, Рәсәй төбәкләреннән килгән, 5-14 яшьлек соло чыгышлы вокалистлар кабул ителә.

Катнашучыларга таләпләр:


* башкарыласы җыр бары тик татар телендә генә булырга тиеш;


* вокалистлар “минус” фонограммасы, акапелла, фортепиано яки баян астында гына чыгыш ясарга тиеш;


* фонограммада яздырылган БЭК-вокал партияләре минималь күләмдә булырга тиеш, алар бары кушымтада гына кулланыла ала;


* БЭК-вокал партиясен солистның төп партиясенә дә кертергә ярамый;


* чыгышның озынлыгы – 3,5 минуттан артмаска тиеш (күрсәтелгән вакыттан узган очракта жюри катнашучыны туктатырга хокуклы);


* электрон мәгълүмат йөртүчедә катнашучының фамилиясе, исеме, чыгышның исеме язылган фонограмма булырга тиеш.


Барлык катнашучылар да дипломнар белән, ярымфиналга узучылар – диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Бәйгенең җиңүчесенә Кубок һәм “Изге нур” Хәйрия фондының махсус бүләге тапшырыла.

Катнашучыларның остазлары булып популяр эстрада җырчылары һәм Венера Ганиева үзе торачак.

Бәйгене оештыруның матди ягын “Изге нур” Хәйрия фонды үз өстенә ала. Катнашучыларның юл, яшәү, туклану чыгымнарын юнәлеш бирүче як үз өстенә ала. Тулы мәгълүмат рәсми сайтка урнаштырылган: izgenur.tatar.

Бәйгедә катнашу өчен гариза тутырып, аны 2018нче елның 15нче ноябренә хәтле bala.nur18@mail.ru электрон адресына, “Изге нур” дигән күрсәтмә белән җибәрү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев