Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ЭКСТРИМ-ПАРК БУЛАЧАК?

Казанда Миллениум күпере астында экстрим-парк төзәячәкләр. Бу турыда Рөстәм Миңнехановка Казанка елгасының сул як яр буеның эскизларын әзерләгән "Татарстан парклары" официаль төркеме хәбәр итте.  Бу парк Миллениум күпере янында һәм Подлужная урамы тирәсендәге буш мәйданнарда урнашачак.

Бу урын яшьләргә аралашу, төрле спорт чаралары уздыру өчен яңа мәйдан булачак. Бу урында экстрим-парктан тыш скейт-парк, воркаут һәм паркур өчен мәйданнар һәм памп-трек булыр дип билгеләнә. 2020нче елда узачак памп-трек буенча дөнья чемпионатының финалын да биредә уздыру буенча сөйләшүләр алып барыла. Паркның ачылышы көз булыр дип көтелә.

Фото ТР Президенты пресс-хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев