Логотип Идель
Белми калма

Казанда Алсу концерты узды

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, “Евровидение” халыкара конкурсында 16 яшьтә икенче урын алган Алсуның сәхнәгә чыкканына 20 ел булган. Нәкъ ике дистә ел элек 15 яшьлек кыз бала Россия эстрадасына беренче адымнарын ясый да инде. “Ул вакытта сәхнәгә чыкканда, тез буыннарым калтырый иде, бик дулкынландым”, дип искә ала ул чакларны Алсу. Вакыт узуга карамастан, җырчы тамашачысы алдында эчкерсез, үзе әйтүенчә, хәтта кайвакыт беркатлы булып кала.

10 ноябрьдә Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда җырчы Алсу үзенең “Не молчи” дип исемләнгән концерт-тамашасын тәкъдим итте. Яңа программаны, беренчеләрдән булып, Казан тамашачысы күрде. Шоу шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә узачак.

Җырчы әлеге концертын берничә ай дәвамында әзерләгән. Аның белән беррәттән, Алсу яңа альбомын чыгарырга җыена. Анысы җырчы иҗатын яратучыларга 2019 ел башында тәкъдим ителергә тиеш. Әлеге шоу да, яңа альбом да – җырчының сәхнәгә декрет ялыннан соң кабаттан әйләнеп кайтуы. Казандагы концерт дүрт өлештән торды. Аларның һәрберсе видеоролик белән үрелеп барды. Бу дөньяга килү; мегаполис ыгы-зыгысында яшәү, һәр кешенең тамырлары һәм күңелдәге хатирәләргә багышланган фәлсәфи уйлар – төп игътибар шушы темаларга бирелде.

Җырчы концерты – аны яраткан тамашачысы өчен генә түгел, якын туганнары өчен дә очрашу мәйданчыгы әле. Чөнки концертка Алсуның ике туган апалары, дуслары, танышлары да килгән. Кайберләрен җырчы бер елдан артык күрмәгән.

ЦКонцертта көтелмәгән номерлар да булды: Алсу кызлары Сәфинә белән Микелла тамашачыларга музыкаль номер бүләк итте: апалы-сеңелле Абрамоваларның берсе музыкаль инструментта уйнады, икенчесе җырлады. Тамашачы әниләренең сәләте кызларына да күченгәнен сизде шул чакта.

— Аларның музыка белән шөгыльләнергә теләкләре бар. Микелла, минемчә, бик яхшы җырлый, Сәфинә шәп уйный. Əгәр үз тормышларын музыкага багышларга теләсәләр, без каршы булмаячакбыз. Ләкин шул ук вакытта үз өстендә эшләүләрен таләп итәчәкбез. Бу адым җитди булырга тиеш, — ди Алсу.

Туган тел мәсьәләсенә килгәндә, Алсу балаларын татар теленә өйрәтмәвен белдерде. «Мин, кызганычка каршы, өйрәтмим, чөнки үзем аны көнкүреш дәрәҗәдә генә беләм. Балачакта һәр җәйдә әби янына кунакка кайтканнан соң татарча сүзләр истә калган. 9 ел элек чыккан тулысынча татар телендәге альбомым өебездә даими яңгырый. Балалар гади сүзләрне шуннан отып ала. Мин дә өйрәнәм, безнең йортта татар халык ашлары пешерелә. Бу юнәлештә без татар милли традицияләрен хуплыйбыз. Мәскәүдә яшәгәч, телне өйрәнү мөмкинлеге юк», – ди җырчы.

Концертта җырчы 1 миллион сум күләмендәге хәйрия сертификатын Анжела Вавилова исемендәге фондның идарә рәисе Владимир Вавиловка тапшырды. Әлеге оешма онкология авырулы балаларга һәм олыларга ярдәм итә.

— Мин һәм бөтен гаиләм күп еллар дәвамында хәйриячелек белән шөгыльләнәбез. Анжела Вавилова фондына сертификат тапшыру — үз карарым. Хәйриячелек – минем тормыш принцибым. Аз гына мөмкинлек чыкканда да, мин аны тормышка ашырам. Бүген дә ул искәрмә булмады. Бу адым дөрес һәм кирәкле, дип уйладым, — ди Алсу.

Шунысы да бар: җырчы Алсу сольный концертларын берничә елга бер тапкыр гына куя. Ләкин аларның һәрберсе югары дәрәҗәле шоуга әверелә. Перфекционист буларак, программаны әзерләүдә җырчы үзе катнаша, вак детальләрне дә күз уңыннан ычкындырмый. Концерт быелның язында чыккан “Не молчи” синглы исеме белән аталган. Казандагы концертында җырчы “Ак каен” дигән татарча җырны башкарды, шулай ук танылган юмор остасы Гарик Мартиросян белән чыгыш ясады, Иосиф Кобзонны да искә алды.

– Исемем татарчадан тәрҗемә иткәндә, ал суны аңлата. Мин йолдызнамә буенча да – су. Агым буенча йөзәм, ялкыннарны сүндерергә, башкаларны тынычландырырга телим. Тыштан басынкы тоелсам да, эчке яктан мин бик эмоциональ. Һәркемнең тормышында тынычлык һәм гармония булуын телим, – дигзн теләктә калды ул үз концертында.

Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә тамашачылар Казанда булган номерларны күрәчәк. Әмма Татарстан башкаласындагы концерттан аермалы буларак, Россия башкаласында Алсу Лев Лещенко, Баста белән дә чыгыш ясаячак.

АЛСУНЫ ТАНЫТКАН "ЗИМНИЙ СОН" КЛИБЫ:

https://www.youtube.com/watch?v=kZbiVtQlRpI

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев