Казанда 10 нчы сыйныф укучысы пистолет һәм пычак белән үз классын тоткынлыкка алган

Бу хәл бүген, 13 майда, Казанның 7 нче номерлы гимназиясендә килеп чыккан. 10 сыйныфта укучы Искәндәр Х. мәктәпкә пневматик пистолет һәм пычак алып кергән. Аннары рус теле дәресенә кереп, укытучыга өстәлне бушатырга боерган. Шул рәвешле, үзе укыган сыйныфны – 12 укучы һәм укытучыны - тоткынлыкка алган.

Бу турыда хокук саклау органнарына шушы сыйныфта укучы бер баланың әнисе хәбәр иткән. Гадәттән тыш хәл урынына полиция вәкилләре, Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча җитәкчесе килгән. 11.40 та яшүсмерне кулга алганнар. Беркем дә зыян күрмәгән.

Шулай да, рус теле укытучысының йөрәге түзмәгән. Аны начар хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1444
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    478
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    450
    0
    0

Блоглар