КАЗАН ТОКИОДАН КИМ МЕНИ?! /видео/

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда чүп яндыру заводы төзүгә карата үз фикерен җиткерде. Бу хакта ул кичә Казанның 3нче гимназиясендә үткәрелгән "Экология дәресендә" белдерде. Президент Токионың үзендә генә дә 21 чүп яндыру заводы эшли бит диде.


“Хәзер бездә чүп яндыру заводы төзелеше мәсьәләсе буенча фикер алышу бара. Аны һаваны пычратачак объект димәкче булалар. Ничек алай булсын инде?! Без бит, киресенчә, чүпне үтильләштерү буенча заманча завод төзергә телибез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия делегациясе составында Токиога барганнарын һәм анда читтә түгел, ә шәһәрнең үзендә 21 чүп яндыру заводы булуын әйтте. Президент анда экологик вазгыять яхшырак булуын, һавага бүлеп чыгарылучы зарарлы матдәләр булмавын билгеләп узды .

Укучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов: “Сез бүген яңгыраткан мәсьәләләр бик мөһим, чөнки без зур сәнәгатьле, нефть химиясе үсеш алган республика. Элек экология соравы соңгы урында иде, бүген ул алгы планга чыкты”, - диде һәм предприятиеләрнең дә зарарлы калдыклар күләме һәм башкалар буенча барлык таләпләрне үтәргә тиешлеген ассызыклады.

“Дөнья киләсе 5-10 елда бик нык үзгәрәчәк, экология мәсьәләсе беренче урынга чыга. Сезгә ихтыяҗ бик зур булачак, мин моны сезгә вәгъдә итә алам. Экологиядән мөһимрәк берни булмаячак. Кытайда экологиягә игътибар итмәделәр, экология гел читтә калып килде, хәзер шуның нәтиҗәсен татыйлар”, - дип белдерде Президент.

[embed]https://youtu.be/9XShmahw7SY[/embed]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 ноябрь 2020 - 17:43
    БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады.
    888
    0
    7
  • 2 ноябрь 2020 - 11:38
    ЙӨРӘК БИТ УЛ! – Моңарчы ашларыңны бүлмәңә ташып, сине кадерләп кенә тордык, инде үзеңә барып ашарга туры килер, – диде табиб, елмаеп. Кулыннан тотып диваннан торгызды да бүлмә буйлап йөртеп карады. Аякларының хәлсезлеге бер нәрсә – йөри-йөри ныгыр, ә менә тын кысылуы, йөрәк хәлсезлеге белән нишләргә?
    814
    0
    6
  • 10 ноябрь 2020 - 15:12
    ЯШЕЛ КАР Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья  йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән.
    764
    0
    3

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019