Логотип Идель
Белми калма

“Казан ЭКСПО” үзәгенә ничек барып җитәргә?

Бу көннәрдә “Казан ЭКСПО” үзәгендә WorldSkills Милли чемпионаты уза. Катнашучылар, экспертлардан кала, әлеге ярышлар белән Казанда, Татарстанда яшәүчеләр дә кызыксынадыр. Тик күпләр “Казан ЭКСПО”га ничек барып җитәргә белми. “Ялкын” һәрвакыттагыча ярдәмгә килә.

“Казан ЭКСПО”га берничә төр транспорт белән барырга мөмкин: махсус шаттллар һәм электропоезд.

Махсус шаттлар расписаниесе:































«Перехватывающая» парковкадан алып китү:

“Леруа Мерлен” сәүдә үзәге
“Имәнлек” метро стан
циясе

“Мега” сәүдә үзәге
“Казан ЭКСПО”дан алып китү
21, 22, 23 май
09:30, 10:30, 11:30

 
 
  11:00, 12:00, 13:00, 14:00

 
13:30, 14:30, 15:30  
  15:00, 16:00, 17:00, 18:00, 18:30
Ничә минут эчендә барып җитә: 35 минут

Юл арасы: 30 чакрымнан артмый

Транспорты: туристлык автобусы

ТИК: шушы автобусларда чемпионатны барып карарга теләүчеләрнең принтер аша чыгартылган яки электрон чакыру билеты булырга тиеш.

Транспортка утыру зоналары





Поездлар


Аэропортка кадәр шәһәр яны поездлары да йөри. Аларның төгәл расписаниесен белү өчен Казан тимер юл вокзалына шалтыратып белешү кирәк (чөнки аның графигы безгә тәкъдим ителгән расписание белән чагышмый). Поездда бару 40 сумга төшә.


“Казан ЭКСПО” территориясенә нәрсә белән кертмиләр?



  • Скутер, велосипед, ролик, скейт, самокат, бала коляскалары

  • Ашамлык һәм эчемлекләр

  • Күләме буенча 158 сантиметрдан арткан зур сумкалар

  • Хайваннар

  • Шартлый торган матдәләр яки эченә шартлаткыч салынган предметлар

  • Тиз кабынып китә торган һәм пиротехник матдәләр

  • Теләсә нинди корал яки утлы коралның бер өлеше

  • Кысылган һәм сыекландырылган газ

  • Тиз кабынып китүчән сыекчалар һәм ягулык

  • Агулы, зәһәр исле матдәләр

  • Оксидлаштырылган матдәләр

  • Агулаучан, радиоактив матдәләр

  • Кулдан ясалган һәм янгын чыгаруга китерергә мөмкин булган матдәләр, предметлар

  • Пневмохлопушкалар

  • Наркотик, психотроп, агулаучан матдәләр

  • Чәчелеп китә торган матдәләр


Табылдыклар бюросы


Чемпионат уздыру урыннарында әйберләрегезне югалтсагыз якындагы мәгълүмат өстәленә яки саклау камерасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны “Бюро аходок” системасына кертәләр. Әгәр әйбер табылмаса, югалу турында гариза язарга кирәк.

Әгәр әйберләрегезне объектта түгел, башка җирдә югалткансыз икән, моның турында lost.found@dspkazan.com электрон адресына язарга кирәк.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев