Логотип Идель
Белми калма

“КАМАЗ”, “Аммоний” һәм "Челны-Бройлер" командалары - "Безнең заман" бәйгесенең беренче җиңүчеләре

Узган ялларда “Наше время - Безнең заман” V ачык республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары старт алды. Беренче булып зона бәйгеләрен үзендә Яр Чаллы шәһәре кабул итте. Сайлап алу турында Татарстанның 50 оешма һәм предприятиеләреннән 250 катнашучы үзен сынады. “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, “Дан минуты” номинацияләрендә үз чыгышларын республиканың Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән иҗади коллективлар күрсәтте.

Ике көнлек нәтиҗәле эш барышында фестиваль катнашучылары үз күнекмәләрен генә күрсәтеп калмады, шулай ук илнең әйдәп баручы мөгаллимнәре уздырган мастер-классларда алардан төпле киңәшләр дә алды. Фестиваль кысаларында ТР атказанган артисты, куючы-режиссер Дмитрий Платоновның сәхнә сүзе осталыгы буенча мастер-классы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дорога из города” бию театры студиясенең сәнгать җитәкчесе Лилия Баһаветдинованың“Заманча бию композициясе һәм аны кую” мастер-классы, “Сдвиг” Казан камера театры сәнгать җитәкчесе, актер, режиссер Александр Фельдманның “Идеядән – номерга” мастер-классы һәм Мәскәүнең “Сәхнә тәҗрибәләре үзәге” җитәкчесе, куючы-хореограф Владимир Аносовның “Образ һәм пластика” мастер-классы узды.



Чираттагы сайлап алу этабы 13-14 октябрь көннәрендә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында узачак. Соңрак эстафетаны Әлмәт белән Казан кабул итә.

Зона бәйгеләрендә җиңүчеләр 15-16 ноябрьдә Физик культура, спорт һәм туризм Иделбуе дәүләт академиясе концертлар залында (Универсиада авылы) узачак суперфиналга чакырыла. Җиңүчеләрнең гала-концерты 18 ноябрь көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында булачак.

Яшь профессионалларның талантын мәртәбәле жюри бәяли. Аның составына беренче тапкыр Россиянең халык артисты, танылган театр һәм кино актеры, популяр “Кухня” сериалының төп ролен башкаручы Дмитрий Назаров кергән.
“Наше время-Безнең заман” ачык республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узыдырыла. Анда бәйге программасы төрләре белән шөгыльләнү һөнәри эшчәнлекләре булмаган 18 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша. Катнашу өчен түләүләр алынмый. Барлык этапларда да катнашучылар өчен Россиянең һәм Татарстанның алдынгы мөгаллимнәре белән мастер-класслар оештырыла. Командалар һәм башкаручылар кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, акчалата премияләргә ия була. Җиңүче команда (Гран-при иясе) 250 000 сум күләмендә акчалата премия һәм ТР Президенты Күчмә кубогын алачак. Фестивальнең гомум бүләк фонды 6 000 000 сумнан артык.









Фотолар “КАМАЗ” ГАҖ Профсоюзы тарафыннан төшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев